Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Зөфәр Хәмидуллин “Хайтарма” фильмы турында сөйләде

Быел сентябрь аенда Казанда кунакта чагында балалар мине "Родина" кинотеатрына "Хайтарма" фильмын карарга чакырды. Исеме аңлашылмаган ят телдә булгач, башта икеләнеп тә торган идем. Әмма фильмның тәүге сурәтләре үк бөтен дөньямны оныттырды, күңелемне моннан 70 елга якын элек Кырым татарлары кичергән зур фаҗига шаһиты итте. ...Бер милләтнең төрле яшьтәге вәкилләре...

Быел сентябрь аенда Казанда кунакта чагында балалар мине "Родина" кинотеатрына "Хайтарма" фильмын карарга чакырды. Исеме аңлашылмаган ят телдә булгач, башта икеләнеп тә торган идем. Әмма фильмның тәүге сурәтләре үк бөтен дөньямны оныттырды, күңелемне моннан 70 елга якын элек Кырым татарлары кичергән зур фаҗига шаһиты итте.


...Бер милләтнең төрле яшьтәге вәкилләре белән шыплап тутырылган, билгесезлеккә юл алган поезд вагоннары. Әле кичә генә эчләренә шатлыклары сыймаган, даһи юлбашчы Сталинга дан җырлаган авылдашлар, туганнар, дуслар, күршеләр бүген инде кысынкылыктан, тынчулыктан, сулар һава җитмәүдән һәм башларына төшкән авыр хәсрәттән бер-берсенең күз алдында берәм-берәм аягүрә җан бирә...


Аларның барысы да шул ук "кадерле Сталин" әмере буенча бер төн эчендә халык дошманына әверелүчеләр. Араларында Бөек Ватан сугышында биш оныгын югалткан, алтынчысы әле дә ил азатлыгы өчен көрәшеп йөрүчеләрнең, Совет иленә батырлар үстереп бирүчеләрнең әби-бабалары, туганнары да бар.


...Әле кичә генә карт абзыйның кулыннан су алып эчкән солдат, башка иптәшләре кебек үк, бүген аны этә-төртә вагонга төйи. Тулы бер милләт вәкилләрен мал урынына суярга, мәрхәмәтсезлек күрсәтергә мәҗбүр иткән приказ үтәүче яшь егетләр үзләре дә вөҗданнарын имгәтүче вәхши сәясәт корбаны...


Шул мәхшәр арасында терлек ташучы вагон почмагында, ир-атлар аягы астында аунаучы хатын көчәнә-көчәнә дөньяга яңа тормыш биреп җәфалана. Киләчәккә өмет сүнеп барган шул билгесезлектә дөньяга аваз салган нәни кыз балага Хайтарма, ягъни "Әйләнеп кайту" дигән исем бирәләр. Шундый чарасызлыкта да адәм баласының үз туган җиренә әйләнеп кайтачагына өмете сүнмәгән, сүрелмәгән...


Меңләгән йөрәкләр, шул исәптән төп герой Әмәт-хан Солтанның да сөйгәненнән аерылуы белән тәмамланган фильм 1944 елның 18 мае иртәсендә башланган Кырым татарларының депортациясе фаҗигасен тасвирлый.


Кинофильм тәмамлангач та залдагы тамашачы кузгалырга ашыкмады, күз яшьләреннән үкси-үкси кул чапты. Минем мондый халәтне әле беренче күрүем иде...


Бу язмамда мин фильмның кайбер мизгелләрен генә тасвирладым. Тулы эчтәлеген, аннан алган кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел.


Зөфәр Хәмидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Зөфәр Хәмидуллин “Хайтарма” фильмы турында сөйләде