Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан яшь баянчы Әмин Шакиров Мәскәү тамашачысын яуларга бара

Әмин Шакиров беренче карашка гадәти малай кебек: дуслары белән шаярырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата, тырышып укый. Әмма аңа зур сәләт бирелгән - ул баянда, хромка һәм тальян гармуннарда оста уйный. Халык уен коралларына мәхәббәт бабасыннан һәм әбисеннән күчкән. Елдан-ел Әминнең осталыгы арта гына. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илгизә Шакирҗанова кулы...

Әмин Шакиров беренче карашка гадәти малай кебек: дуслары белән шаярырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата, тырышып укый. Әмма аңа зур сәләт бирелгән - ул баянда, хромка һәм тальян гармуннарда оста уйный. Халык уен коралларына мәхәббәт бабасыннан һәм әбисеннән күчкән.


Елдан-ел Әминнең осталыгы арта гына. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илгизә Шакирҗанова кулы астында шөгыльләнеп, ул зур уңышларга да ирешкән инде. Сигез яшендә "КамАЗ" дусларын җыя" халыкара конкурсында һәм "Мәскәү-транзит Бөгелмә" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат була. Башка бәйгеләрдә дә актив катнашып, призлы урыннар яулый.


Хәзер ул укытучысы белән Мәскәүдә узачак конкурска әзерләнә. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Әмин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан яшь баянчы Әмин Шакиров Мәскәү тамашачысын яуларга бара