Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан ветеран Габделәхәт Миннебаевның хәзерге буынга әйтер сүзләре күп

Бөек Ватан сугышы яу кырында кан коючыларның, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының күңелендә мәңгелек җәрәхәт булып калды. Хәзерге буынга әйтер сүзләребез күп әле безнең. Кәкре Елга авылында яшәүче Габделәхәт Миннебаевка да дәһшәтле сугыш юлларыннан үтәргә туры килә. Әтиләре Гатахан авыр чирдән вафат булгач, гаиләдә иң өлкән бала буларак, ул яшьтән...

Бөек Ватан сугышы яу кырында кан коючыларның, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының күңелендә мәңгелек җәрәхәт булып калды. Хәзерге буынга әйтер сүзләребез күп әле безнең.

Кәкре Елга авылында яшәүче Габделәхәт Миннебаевка да дәһшәтле сугыш юлларыннан үтәргә туры килә. Әтиләре Гатахан авыр чирдән вафат булгач, гаиләдә иң өлкән бала буларак, ул яшьтән үк тормышның авыр йөген үз җилкәсендә татый.

1943 елның сентябрендә егет Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен Монголиядә башлый. 1945 елның августында Байкал аръягы фронты составында Габделәхәт Миннебаев япон самурайларына каршы көрәштә катнаша. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен "Японияне җиңгән өчен" һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, сугыштан соң бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1948 елда туган ягына әйләнеп кайтканнан соң, кичәге солдат терлекчелектә эшли башлый. Хезмәтен бик яратып башкаргач, күпсанлы Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр, "Социалистик ярыш җиңүчесе", "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгеләренә ия була. Ә 1979 елның март аенда "Татарстанның атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

Габделәхәт ага тәрбияле, яхшы гаилә башлыгы. Җәмилә ханым белән 4 егет, бер кыз үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары да үзләре кебек үк тәрбияле һәм эш сөючән. Ул авылда иң хөрмәтле агаларның берсе, мәчеткә йөри, намазын, уразасын калдырмый. Бүгенге көндә Миннебаевларның унбер оныгы, унбер оныкчыгы бар. Шулар белән мәш килеп, мул тормышта куанышып яшиләр. "Без күргән авырлыкларны киләчәк буынга күрергә язмасын, күгебез аяз булсын!" дип теләкләр тели.

Нурулла ГОБӘЙДУЛЛИН, шәһәр ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан ветеран Габделәхәт Миннебаевның хәзерге буынга әйтер сүзләре күп