Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Шәмсевафа Әхмәтханова туксан тулды дип кул кушырып утыра торганнардан түгел

Тегү машинасының бер көйгә текелдәвенә күзләргә йокы эленә. Ай-һай авыр бу төнге сменада эшләүләре! Әмма көнбатышта коточкыч сугыш баруы исенә төшеп, Шәмсевафада дошманга нәфрәт уты кабына һәм ул машинасын тагын да үҗәтләнебрәк әйләндерергә тотына. Солдатлар өчен киемнәр тегә аларның "Үрнәк" артеле. Ярый әле кечкенә чакта әтисе Газизҗан "Зингер" машинасы алып...

Тегү машинасының бер көйгә текелдәвенә күзләргә йокы эленә. Ай-һай авыр бу төнге сменада эшләүләре! Әмма көнбатышта коточкыч сугыш баруы исенә төшеп, Шәмсевафада дошманга нәфрәт уты кабына һәм ул машинасын тагын да үҗәтләнебрәк әйләндерергә тотына. Солдатлар өчен киемнәр тегә аларның "Үрнәк" артеле.

Ярый әле кечкенә чакта әтисе Газизҗан "Зингер" машинасы алып биргән. Тегәргә хирыслыгы балачактан килә кызның. Азнакай 1 нче мәктәбендә 7 сыйныф белем алгач, ишле гаиләдә үскән кыз шушы артельгә урнаша һәм гомере буенда шунда эшли. Сугыш чорында Украинадан эвакуацияләнеп килүчеләрдән кисү-тегү һөнәренең шактый нечкәлекләрен үзләштереп кала. Фронтка китәр өчен әзерлек курслары узса да, ут-ялкынга җибәрмиләр тагын үзен. Мөгаен, мондый оста тегүче тылда күбрәк файда китерер дигәннәрдер.

1946 елда Шәмсевафа сугыштан имгәнеп кайткан Миргалим Кәрәмовка кияүгә чыга. Мәхәббәт җимеше булып ике кызлары һәм уллары туа.

-Дефициат чорда әни безгә әллә нинди матур күлмәкләр тегеп кидерә иде, - дип искә ала кызы Галия.

Бүгенге көндә Шәмсевафа апа аның тәрбиясендә. Венерасы Мәскәүдә яши. Әнисенең 90 яшьлек юбилеена ул да очып кайткан.

- Әти сугышта офицер булса да, өйдә әни командир иде, - ди ул. -Әле дә барысы да үзенчә булганны ярата.

Шәмсевафа апа Әхмәтханова туксан тулды дип кул кушырып утыра торганнардан түгел. Мәрҗәни урамында үз йортлары белән яшиләр. Кияве белән кызы ташпулат салып куйсалар да, Миргалиме белән җиткергән, балалар үстергән нигезне сүттерми, үзе дә көнен күбрәк шунда үткәрә. Тавык-чебешләрне, ишек алдындагы песиләрне ашата, бакчаны да "кәнтрүлдә" тота.

Миргалиме вафат булганга шактый сулар аккан, Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашкан улы Айрат та иртә киткән дөньядан. Озын төннәрдә ул авыр чорларга туры килгән яшьлеген искә ала, якты хәтирәләрне барлый. Балаларының, оныкларының бүгенге матур тормышына сөенеп туя алмый.

-Берүк сугышлар гына булмасын! Без кичергәннәрне кичерергә язмасын, - ди ветеран.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Шәмсевафа Әхмәтханова туксан тулды дип кул кушырып утыра торганнардан түгел