Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Рәйсә Маннанованың гомер юлы тырыш хезмәттә үткән

Рәйсә Маннанованың гомер юлы чордашларыныкы кебек тырыш хезмәттә үткән. 1942 елда мәктәпне тәмамлап, район халык судына секретарь булып урнаша һәм бу вазифаны ун ел башкара. Сугыш чорының авыр елларында бар эш-мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр җилкәсенә төшә, һәр чарада актив, комсомолның район комитеты бюросы әгъзасы Рәйсәне дә язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында...

Рәйсә Маннанованың гомер юлы чордашларыныкы кебек тырыш хезмәттә үткән.

1942 елда мәктәпне тәмамлап, район халык судына секретарь булып урнаша һәм бу вазифаны ун ел башкара. Сугыш чорының авыр елларында бар эш-мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр җилкәсенә төшә, һәр чарада актив, комсомолның район комитеты бюросы әгъзасы Рәйсәне дә язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында авылга уполномоченный итеп җибәрәләр. Кәтем, Мәсгут авылындагы чордашлары бу бөтерчектәй кызны әле дә хәтерли.

Бухгалтерлар курсларын тәмамлап, ул Азнакай урманчылыгында, аннары 15 ел, лаеклы ялга чыкканчы, район хәрби комиссариатында эшли. Кайда гына эшләсә дә, аны шул оешманың профком рәисе итеп сайлыйлар, коллегалары мәнфәгатьләрен кайгыртуга бөтен тырышлык-тынгысызлыгын куя.

Хәрби комиссариатның яңа бинасы төзелешендә ире белән икесенең дә зур өлеше кергән, моның белән бик горурлана хезмәт һәм тыл ветераны Рәйсә Маннанова.

Шушы көннәрдә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның ике кызы үзләре дә инде лаеклы ялда. Бүгенге көндә оныкларының балаларына кайгыртучан әби булып, кадер-хөрмәттә яши ветеран.

Рәйсә Әхмәтсафа кызын район һәм хәрби комиссариат җитәкчелеге юбилее белән котлап, барлык райондашлар исеменнән изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Рәйсә Маннанованың гомер юлы тырыш хезмәттә үткән