Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Рәис Гәрәев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән 22 яшендә бүләкләнә

Кешегә гомер бер генә бирелә. Шуңа күрә аны үрнәк, фәһемле итеп үткәрергә кирәк. Вахитов авылыннан Рәис Гәрәевнең үткәне - күпләр өчен өлге. Лениногорск районы МинКаратай авылында күп балалы гаиләдә туган Рәис, Иштирәктә җиде сыйныф белем алганнан соң, Куйбышев өлкәсендәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, зоотехник булып хезмәт куя. Рәис Гәрәев нинди...

Кешегә гомер бер генә бирелә. Шуңа күрә аны үрнәк, фәһемле итеп үткәрергә кирәк. Вахитов авылыннан Рәис Гәрәевнең үткәне - күпләр өчен өлге.

Лениногорск районы МинКаратай авылында күп балалы гаиләдә туган Рәис, Иштирәктә җиде сыйныф белем алганнан соң, Куйбышев өлкәсендәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, зоотехник булып хезмәт куя. Рәис Гәрәев нинди генә эшкә тотынса да, курыкмыйча, иң мөһиме җиренә җиткереп башкара. 22 яшьлек чагында «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Рәис Гәрәев озак еллар Вахитов совхозында баш зоотехник булып эшли. «Татарстаның Атказанган зоотехнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

1949 елда тормыш юллары аны укытучы Сәгадәт белән очраштыра һәм кавыштыра. Рәис абый белән Сәгадәт апаның бер-берсенә булган мәхәббәте, ихтирамы, хөрмәте күп кенә тормыш сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Дүрт кыз, бер ул тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген инде 13 онык-оныкчык шатлыгына сөенеп гомер кичерә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Рәис Гәрәев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән 22 яшендә бүләкләнә