Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Рамель Галләмов һөнәрен бер һәм берәгәйле сайлаган

Бар шундый кешеләр, гомерләре буе бер җирдә генә эшләп, башка җиргә китүне күз алдына да китерә алмыйлар. Быел алтмышын түгәрәкләүче Рамель Галләмовның да хезмәт кенәгәсендә бер генә оешма: "Азнакай" УТТсы гына язылган. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлагач тракторлар ремонтлаучы слесарь булып урнаша да, аннан экскаватор машинисты булып эшли, механик һәм...

Бар шундый кешеләр, гомерләре буе бер җирдә генә эшләп, башка җиргә китүне күз алдына да китерә алмыйлар. Быел алтмышын түгәрәкләүче Рамель Галләмовның да хезмәт кенәгәсендә бер генә оешма: "Азнакай" УТТсы гына язылган. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлагач тракторлар ремонтлаучы слесарь булып урнаша да, аннан экскаватор машинисты булып эшли, механик һәм инде 1986 елдан бирле 2 нче колонна белән җитәкчелек итә.


Һәркемгә туган авылы, үскән нигезе якын, кадерле. Баулы районының Яңа Юл авылында дөньяга килеп, җәйге каникулларда аның иген басуларын комбайнчы ярдәмчесе булып иңләгән, кечкенәдән икмәк кадерен, эш тәмен тоеп-белеп үскән Рамель өчен дә ул дөньяның иң газиз почмагы булып калган. Авыл бетеп, аның исемен үзе эшләгән, яшәгән Азнакай шәһәренең яңа төзелгән микрорайонына куйгач, тәгаен, Рамельдән дә ныграк шатланучы булмагандыр. Бу исем аңа менә шулай туган төбәгенең бер кисәкчеге булып, аны һәрчак исенә төшереп тора.


Сүз дә юк, ир-атка җитмеш төрле һөнәр белү табигатьнең үзе тарафыннан бирелгән. Техниканы биш бармагыдай белсә дә, Рамель Чистай совхоз-техникумын тәмамлап, кулына техник-механик дипломы да ала. Әлбәттә, җитәкче вазифасы бик күпне йөкли, үз өстеңдә таудай җаваплылык тоймасаң, аны башкара да алмыйсың. Автокраннар, ППУлар, гидроманипуляторлар, нефть ташу, әлеге тармак җиһазларын күчереп йөртү өчен куәтле техника тупланган 2 нче колонна оешманың иң мөһим участогы санала. Заказчының төгәл срогы, сыйфатка җитди таләбе бар. Аның үтәлеше турыдан-туры оешма икътисадында, димәк ки, хезмәт хакында чагылыш таба.


- Бер йодрыкка тупланып, бер-берең белән аңлашып эшләсәң генә барсы да әйбәт бара, - ди Рамель Галләмов. - Техниканы төзек тоту, хезмәткәрләребезнең исән-сау булуы - төп бурыч шул. Еракта эшләү, озын юлга чыгу кирәклеге аеруча контроль, игътибарлылык сорый. Оешма җитәкчесе Александр Поповны азнакайлылар яхшы белә, бик таләпчән, тәртип ярата торган кеше.

Эшкә бармак аша карауны сөйми, аның кул астында инде ничә еллар, карашыннан ук нәрсә әйтәсен белеп торабыз.


Әйе, 162 кешенең һәркайсының үз холык-фигыле, дөньяга үз карашы. Барсы белән дә уртак тел табарга, күңеленә юл сала белергә кирәк. Җитәкче кешенең әнә шулай яхшы психолог та булмый чарасы юк.


- Безгә урнашырга килгән һәркемгә иң әүвәл таләп-тәртипләрне аңлатабыз, - ди әңгәмәдәшем. -Яман гадәтләре булганнар, ялкаулар бездә озак тора алмый, чөнки эшебез авыр да, җаваплы да.
Авыр дигәннән, аның белән илдәге үзгәртеп кору җилләре искән чорларга да "кайтып киләбез". Бар иде бит кирәк-яракны талонга, чиратта торып, кысынлыкта яшәп алган еллар да. Әле ярый озакка бармады.

Әнә шул чакларда да оешмада төп игътибарда гади эш кешесе була. 2 нче колонна үзенең төп тармак статусын югалтмый. Иске техниканы ничек тә сафта тотып, бар булганның кадерен белеп яшәргә туры килә. Менә шундый үҗәтлек, алга карап эшләү үз җимешләрен бирә тора. Колонна алдынгылар сафында атлый, аның җитәкчесе хезмәтенә дә бәя югары була.

Рамель Галләмов берничә еллар дәвамында "Иң яхшы хезмәткәр", "Уникенче бишьеллык ударнигы", "Производствоны иң яхшы оештыручы", "Татнефть"нең Мактаулы нефтьчесе" исемнәренә, "Татнефть" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе, УТТ Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була, исеме оешманың Мактау Китабына, Мактау Тактасына кертелә, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнә. Хәер, бүләкләрен санап кына бетермәле түгел.


Бер булган, һәрьяклап уңган, диләр. Азнакайда үз нигезен булдырып, йорт та салып керә ул. "Азнакайнефть" идарәсендә икътисадчы булып эшләгән җәмәгате Рәмзия белән ике кыз үстерәләр. Гөлнара "Перекрыватель" җәмгыятендә баш хисапчы, Гүзәл "Ак Барс-банк"та касса бүлеге мөдире булып эшли. Әле кайчан гына бакчада, йорт эшләрендә әти-әнигә мәш килеп кызлары булышып йөрсә, хәзер менә дүрт онык тавышыннан өй шаулап-гөрләп тора.

Бәхетле әби-бабай алар куанычына күмелгән. Яшәү мәгънәсе, тормыш асылы менә шул инде ул: күңел яткан эшең, тигез, түгәрәк гаиләң, сине хөрмәт иткән хезмәттәшләрең, якыннарың булу. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!


Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Рамель Галләмов һөнәрен бер һәм берәгәйле сайлаган