Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Рафаэль Фәрукшин федераль янгынга каршы хезмәтнең Мактау тактасына кертелгән

Волейбол һәм чаңгыда йөрү белән мавыккан Үчәлле авылы егете - Рафаэль Фәрукшинны 24 нче янгын часте начальнигы Рәфис Шәйхетдинов искәреп ала. Янгын сагына нәкъ менә синең кебек кыю, көчле, тәвәккәл кешеләр кирәк, - дип авылдашын үзләренә эшкә чакыра. Спортчы егеткә янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү авыр булмый. Эшкә килгәннең беренче көннәреннән...

Волейбол һәм чаңгыда йөрү белән мавыккан Үчәлле авылы егете - Рафаэль Фәрукшинны 24 нче янгын часте начальнигы Рәфис Шәйхетдинов искәреп ала.


Янгын сагына нәкъ менә синең кебек кыю, көчле, тәвәккәл кешеләр кирәк, - дип авылдашын үзләренә эшкә чакыра.

Спортчы егеткә янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү авыр булмый. Эшкә килгәннең беренче көннәреннән үк зур коллективта үз кешегә әйләнә. "Коткаручы" квалификациясе алгач, тырыш хезмәткәрне дежур каравыл бүлекчәсе командиры итеп билгелиләр, нефть объектларында чыккан янгыннарны сүндерүче катлаулы янгын техникасын ышанып тапшыралар.

Аның җитәкчелегендәге бүлекчә янгыннарда үз максатына ирешүче бердәм спорт командасы кебек эшли.

Үз хезмәт бурычларын намус белән үтәгәне өчен Фәрукшин федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды Мактау тактасына кертелә.

Рафаэль гаиләсе, балалары өчен янып тора. Тормыш иптәше Гөлназ белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Рафаэль буш вакытларында балык тотарга ярата.

Киеренке эш көненнән соң, балык тоту тынычландыра, - ди ул.


Александр Никулин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Рафаэль Фәрукшин федераль янгынга каршы хезмәтнең Мактау тактасына кертелгән