Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Радик Хаҗиев һәммәсен таң калдырды

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәтләр институтында танылган шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия булдырылып, иҗатка тартылган студент һәм укучы балалар арасында бәйге оештыру, аларны бүләкләү матур бер традициягә әверелде. Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 9 нчы "А" сыйныфы укучысы, шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче Радик Хаҗиев дүртенче елын инде әлеге бәйгедә катнашып, лауреат...

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәтләр институтында танылган шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия булдырылып, иҗатка тартылган студент һәм укучы балалар арасында бәйге оештыру, аларны бүләкләү матур бер традициягә әверелде.

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 9 нчы "А" сыйныфы укучысы, шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче Радик Хаҗиев дүртенче елын инде әлеге бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Шагыйрәгә багышлап язган шигырен укып, үзенең баянында Клара Булатова сузләренә язылган "Кырга чыктым, юлга чыктым" җырын башкарып, соңыннан дәртле бию көйләрен сыздырып, бөтен залны таң калдырды. Афәрин, Радик! Иҗат юлында уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев