Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан нефтьче-ветеран Рәис Хәйруллин пенсиядә дә эшләргә әзер

Күпләр нефтьче-ветеран Рәис Хәйруллинны актив хәбәрче, газета битләрендә чыккан кызыклы язмалар авторы, киң күңелле шәхес буларак та беләләрдер, шәт. 1 сентябрь көнне аңа 77 яшь тулды. Әллә хатыны Венера ханым янәшәсендә тормышының тигез, тату булуыннанмы, әллә табигате белән шундыймы, беренче карашка алтмыш яшьне дә бирмәссең үзенә. Һаман да хәрәкәтчән, шаяртканны...

Күпләр нефтьче-ветеран Рәис Хәйруллинны актив хәбәрче, газета битләрендә чыккан кызыклы язмалар авторы, киң күңелле шәхес буларак та беләләрдер, шәт. 1 сентябрь көнне аңа 77 яшь тулды.

Әллә хатыны Венера ханым янәшәсендә тормышының тигез, тату булуыннанмы, әллә табигате белән шундыймы, беренче карашка алтмыш яшьне дә бирмәссең үзенә. Һаман да хәрәкәтчән, шаяртканны аңлый белә торган, үзе дә җор телле, йомры сүзләр остасы. Гомумән, яхшы кеше.

...Кечкенәдән Рәис ярым ятим үсә. Әтиләрен - Азнакай авылының "Марат" колхозы бригадиры Шәйдулланы, "халык дошманы" мөһере сугып, 1942 елның караңгы бер төнендә мылтыклы кешеләр алып китә.

Ялгыз ана итәгендә җиде бала утырып кала. Җитмәсә, әниләре бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшеннән арына алмый. Шул авырлыклар нәтиҗәседер инде - 52 яшендә якты дөньядан китеп бара...

Урта мәктәпнең сигез сыйныфын укыганнан соң, Рәис Азнакайдагы 3 нче бораулау конторасына токарь өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Яше кергәч, аны армия сафларына алалар. Ерак Көнчыгышта - Тын океан флотында хезмәт итә, заводтан яңа кабул ителгән "Алатырь" танкерын сынауда катнаша.

Хәрби хезмәттән әйләнеп кайткан диңгезче Рәис Хәйруллин кабат буровиклар коллективына килә. Анда эшли башлавына бер ел тулганда, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге ПРЦЭОсында комсомол-яшьләр бригадасы төзелүен ишетә. Җитмәсә, дуслары да шунда чакырып кодалый үзен. Янәсе, барысы да 25-26 яшьлек өйләнмәгән егетләр, акчасы да яхшы, шартлар да тудырылган. Бер сүз белән әйткәндә - романтика!

Яшьлек үзенекен итә. Һәр яңалыкка күңеле тартылган, яңача эшлисе, булдырасы килгән чак. Күп уйлап тормый Рәис, яңача эшләүче бригадага күчәргә карар кыла. Тик иң элек цех җитәкчесе Арон Кацның сынавын үтәсе бар икән. Аннан тимердән втулка ясап бирүне сорыйлар. Мондый гади мәсьәләне чишү түгел, катлаулы детальләрне станокта шаулатып кырган егеткә сынау узу авыр булмый. Шунда ук гариза язарга, эшкә тотынырга куша аңа Арон Витальевич.

Токарь булып 13 ел эшли бу цехта Рәис. Коллективның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, кичке мәктәпне дә тәмамлый. Аннан нефть техникумында укый, белгечлек ала. (Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: хатыны Венера ханым да 28 ел буена биредә үк хезмәтне нормалаучы инженер булып эшли. Шушы арада аңа да 75 яшь тула. Бүген дә ул кул кушырып тик утырмый - бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр, яшелчә үстерә).

Махсус белемле егетне мастер итеп билгелиләр. Аннан инде - инженер-конструктор.... Шул чорда "Азнакайнефть" идарәсенең җир асты ремонты цехында насос-компрессор торбалары эчен махсус эремә белән каплау цехы ачыла. Аның җитәкчесе Раувель Ишкәев бу эшне оештыру өчен Рәис Хәйруллинны чакыра. Инженер-технолог булып лаеклы ялга чыкканчы эшли ул биредә. Пенсия рәсмиләштерелүнең икенче көнендә үк гариза яза да, гади токарь булып күчә. Шул эшендә тагын ундүрт ел хезмәт куя ветеран.

Биредә эшләгәндә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша ул: озак еллар цехның партия оешмасы секретаре була. Хезмәте төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре, күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләнә. Хатыны Венера белән ике кыз үстерәләр, югары белем бирәләр. Бүген инде алар үзләре "Азнакайнефть" һәм "Лениногорскнефть" идарәләрендә эшлиләр.

Цех коллективы, элекке хезмәттәшләре белән бүген дә араны өзми Рәис Хәйруллин. Ул цехның 62 кешене берләштергән ветераннар советын җитәкли. Аларның язмышы, көнкүреше белән даими кызыксынып тора, ялларын кызыклы итеп үткәрүне оештыра.

- Хезмәтемә бөтен белемемне, тырышлыгымны бирдем, булсынга йөрдем. Гомерем заяга узмады. Бүген дә күңелемә якын коллективым белән тыгыз элемтәдә торам, бер дә аерыласым килми, - ди хезмәт ветераны Рәис ага Хәйруллин. - Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, нигә әле эшләмәскә?

Әйе, цех тормышы белән яшәү, коллектив казанышларыннан даими хәбәрдар булу күңелдә горурлык хисләре уята, киләчәккә өмет, яшәргә дәрт бирә...

Нәфис ӘХМӘТ,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан нефтьчеветеран Рәис Хәйруллин пенсиядә дә эшләргә әзер