Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова – иң актив әбүнәче

Инде хәбәр ителгәнчә, 2014 елның икенче яртысына матбугатка язылучылар арасында "Татмедиа" үткәргән бәйгегә йомгак ясалды. Анда Азнакайдан да катнаштылар. Бүләкләргә лаек булучылар арасында Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова, Югары Стәрледән Гөлнара Сәйфетдинова да бар. Вакытлы матбугатка бәяләр артып торса да, әбүнәчеләребез үз иткән газета-журналларын алдырмый калмый. -Без кечкенә чакта ук әти-әни...

Инде хәбәр ителгәнчә, 2014 елның икенче яртысына матбугатка язылучылар арасында "Татмедиа" үткәргән бәйгегә йомгак ясалды. Анда Азнакайдан да катнаштылар. Бүләкләргә лаек булучылар арасында Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова, Югары Стәрледән Гөлнара Сәйфетдинова да бар.

Вакытлы матбугатка бәяләр артып торса да, әбүнәчеләребез үз иткән газета-журналларын алдырмый калмый.

-Без кечкенә чакта ук әти-әни күпләп газета-журнал алдыра иде. Педагогия училищесына укырга кергәч тә минем аларга хирыслык кимемәде, студент чакта да гел язылып килдем, - диде "Маяк" газетасы редакторы Гөлгенә Кәримова кулыннан "Татмедиа" агентлыгы бүләген - Г.Тукай әсәрләрен һәм редакция бүләкләрен алганда Миләүшә Шәйхулова. -25 ел укытучы булып эшләү дәверендә дә алардан беркайчан да аерылмадым. Районыбызда чыгып килүче "Маяк" газетасыннан алып, башка яраткан басмаларыма хезмәтемдә дә киң файдаланган "Мәгариф", "Ялкын", "Мирас", "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" кебекләре өстәлде. Быелның икенче яртыеллыгына 3 мең сумнан артык газета-журналларга язылдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова – иң актив әбүнәче