Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Марсель Гәрәев көненә 70 гектарда көзге чәчү эшләрен башкара

"Азнакай" АФ" ҖЧҖ Тымытык бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Марсель Гәрәев (уңда) "К-714" тракторы белән көнгә 70 гектар җирдә көзге культураларны чәчү эшләрен башкара. Аны бүлекчә җитәкчесе Айрат Харрасов (сулда) белән киңәшләшкән арада фотосурәткә төшердек. Кайбер техник культуралардан кала, районда урып-җыю эшләре тәмамланды. Әмма, авыл хуҗалыгында эшнең тукталып торганы юк. Авыл хезмәтчәннәре...

"Азнакай" АФ" ҖЧҖ Тымытык бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Марсель Гәрәев (уңда) "К-714" тракторы белән көнгә 70 гектар җирдә көзге культураларны чәчү эшләрен башкара. Аны бүлекчә җитәкчесе Айрат Харрасов (сулда) белән киңәшләшкән арада фотосурәткә төшердек.

Кайбер техник культуралардан кала, районда урып-җыю эшләре тәмамланды. Әмма, авыл хуҗалыгында эшнең тукталып торганы юк. Авыл хезмәтчәннәре аяз көннәрнең һәр сәгатен рациональ кулланып, көзге эшләрне башкару өчен бар тырышлыгын куя.

Бүгенге көндә кукурузны силоска салу эше тулы куәтенә бара. Көзге кыраулар төшкәнче базларны тутырып куярга кирәк. Силос салуда "Тукай", "Азнакай" АФ" ҖЧҖ, "Кәлимуллин" КФХ аеруча активлык күрсәтә.

Хуҗалыкларда көзге чәчү эшләре инде тәмамланып килә. Бу өлкәдә "Кәримов" КФХ, "Тукай", "Таллы Бүләк", "Союз-Агро" ҖЧҖләре алдынгылар рәтендә бара.

Җир эшкәртүдә исә "Тукай", "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ, "Кәримов Ф.Р." КФХ беренчелекне бирми.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Марсель Гәрәев көненә 70 гектарда көзге чәчү эшләрен башкара