Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Лена Ягъфәрова гаилә әгъзаларының уңышларына сөенеп яши

Лена апаның бу иртәсе дә гадәттәгечә башланды: ихатасын урап кергәч, чәй әзерләп эчте, күңелдән генә балаларын "барлап", Ходайдан аларга исәнлек-саулык теләп алды. Әнә шулай картларча, ипләп кенә өй мәшәкатьләренә чумып йөргәндә, ишек шакыдылар. Бусагада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновны күргәч, каушап та калды. Шаулап-гөрләп,...

Лена апаның бу иртәсе дә гадәттәгечә башланды: ихатасын урап кергәч, чәй әзерләп эчте, күңелдән генә балаларын "барлап", Ходайдан аларга исәнлек-саулык теләп алды. Әнә шулай картларча, ипләп кенә өй мәшәкатьләренә чумып йөргәндә, ишек шакыдылар.

Бусагада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновны күргәч, каушап та калды. Шаулап-гөрләп, елмаеп килеп кергән ир-егетләрне ул улларына охшатып куйды, алар да әнә шулай шаулашып кайтып керәләр дә, әниләрен кочып алып, исәнлек-саулык сорашалар, йортны нурга, рәхәтлеккә күмәләр. Һич уйламаганда килеп кергән кунаклар, Лена апада зур кичерешләр, рәхмәт тойгылары калдырып, аны Өлкәннәр көне белән котлап, изге теләкләрен ирештереп киттеләр.

Алардан соң хатирәләргә чумып, озак уйланып утырды Лена ханым. Район җитәкчеләре бүләк итеп алып килгән "Азнакай" китабы битләрендә ире Фердинанд, улы Азат хакында да язмалар урын алган. Ирексездән, уйлар яшьлек елларына, өй эче балалар тавышыннан гөжләп торган чакларга йөгерде.

Фердинанд белән алар туган авылы Тымытыкта, ветеринар егет юллама белән эшкә килгәч таныштылар һәм озак та үтми кавыштылар да. Сарлыда, Әлмәттә, Азнакайда эшләгәндә, 1970 елда "Урманай" хуҗалыгына нигез салырга җибәрелгәндә, аны иң алдынгылар рәтенә күтәргәч "Бирючевка"га билгеләнгәндә дә Лена һәрчак ире янәшәсендә, аның терәге-таянычы булды.

Танылган райондашыбыз Фердинанд Ягъфәровның ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, төрле медальләргә, «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булуында, сүз дә юк, көнен-төнен эштән кайтып кермәгән, бер-бер артлы планнар үтәргә тиеш ирен гаилә мәшәкатьләреннән арындырган хатынның да өлеше зур. Үзе дә һәрчак эштә: Тымытыкта китапханәче, Урманайда авыл советы секретаре, икътисадчы, Бирючевкада бухгалтер, Азнакайда янә китапханәче... Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Өйдә тәгәрәшеп өч малай үсә. Хатын-кызның зур бәхетен Ана булуда күргән Лена ханым да аларга бар назын, җылысын бирә. Горурланырлык уллар үстерә. Ни кызганыч, бу бәхеткә күмелеп яшисе Фердинанды гына бик иртәли бакыйлыкка китеп барды.

Уллары Азат нефтьче һөнәрен сайлап, бу өлкәдә зур казанышлар яулый. Ул бүгенге көндә "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, җәмгыятьнең Мәскәүдәге вәкилчелеге директоры, "ТАНЕКО" директорлар шурасы әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, атказанган икътисадчы, "Минэнерго"ның почетлы хезмәткәре... Хәер, якташыбыз алган исемнәр, ирешкән уңышларны санап кына да бетермәле түгел.

Айдар "Азнакайнефть" идарәсендә, Альберт Әлмәттә дәүләт учреждениесендә хезмәт куя. Киленнәр дә югары белемле, дәрәҗәлеләр. Лена ханымның бүгенгесе көндә әнә шул балалары, биш оныгының игелеген, кайгыртуын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, Аллаһтан ил-көннәргә бәрәкәт, иминлек теләп картларча ипләп кенә, үз көенә яшәп ятуы.

Лиза Нурлыева

Лилия Шәйхуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Лена Ягъфәрова гаилә әгъзаларының уңышларына сөенеп яши