Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан картингист Илфат Садретдинов республика ярышларында җиңүче булды

18 октябрьдә ТР Эчке эшләр министрыгы хезмәткәрләре балалары арасында картинг буенча республика ярышында Азнакай 2 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илфат Садретдинов үз яшь категориясендә беренче урынны яулады. Казанга ярышка ул 6 нчы сыйныфта укучы энесе Илшат белән бергә бара. Икесе дә техниканы һәм юл йөрү кагыйдәләрен биш бармаклары...

18 октябрьдә ТР Эчке эшләр министрыгы хезмәткәрләре балалары арасында картинг буенча республика ярышында Азнакай 2 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илфат Садретдинов үз яшь категориясендә беренче урынны яулады.

Казанга ярышка ул 6 нчы сыйныфта укучы энесе Илшат белән бергә бара. Икесе дә техниканы һәм юл йөрү кагыйдәләрен биш бармаклары кебек белә. Әтиләре Радик Әдгать улы - ЮХИДИ хезмәткәре, шуңа күрә дә малайларга "машина чире" кагылуына шаккатасы түгел.

-Өченче елын катнашабыз бу ярышларда. Быел менә беренче килү бәхетенә ирештем. Спортның бу төрен бик яратам, - ди Илфат.

Авыл Сабантуйларында ат ярышларында да сер бирми ул. Әнә шулай тимер һәм чын атны иярләп, бәйгеләрдә ныгып, көчле рухлы һәм максатчан булып үсәләр Садретдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан картингист Илфат Садретдинов республика ярышларында җиңүче булды