Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Инзилә Хөсәинованың шигырьләре

Инзилә Хөсәинова,Сәпәй мәктәбе укучысы СУГЫШ УРЛАГАН БАЛАЧАК (Балачаклары сугыш чорына туры килгән кадерле әбием белән бабама багышлана) "Сугыш" дигән сүзне ишетүгә, Күзгә яшьләр килеп тыгыла. Меңәрләгән ирләр, хатын-кызлар Авылларга кайтып егылган. Эх, син явыз шомлы сугыш, Кызганмадың инде берсен дә. Гранаталар, шартлау тавышлары Әби күрә һәркөн төшендә. Хәзер безгә рәхәт...

Инзилә Хөсәинова,Сәпәй мәктәбе укучысы

СУГЫШ УРЛАГАН БАЛАЧАК

(Балачаклары сугыш чорына туры килгән кадерле әбием белән бабама багышлана)

"Сугыш" дигән сүзне ишетүгә,

Күзгә яшьләр килеп тыгыла.

Меңәрләгән ирләр, хатын-кызлар

Авылларга кайтып егылган.

Эх, син явыз шомлы сугыш,

Кызганмадың инде берсен дә.

Гранаталар, шартлау тавышлары

Әби күрә һәркөн төшендә.

Хәзер безгә рәхәт булса да,

Ул чорда бит алай булмаган.

Хатыннар да, нәни балалар да

Әтиләрен сагынып елаган.

Сугыш бетәр дигән өмет белән

Тормыш алып барган әниләр.

Ярдәм итәр, яклар кеше юк шул:

Яу кырында булган әтиләр.

-"Әти"дигән сүзне әйтер өчен

Тилмерделәр күпме күңелләр.

-Әти кайда? Кайчан кайта?-диеп,

Сораштылар эне-сеңелләр.

Сугыш бит ул күпме кешеләрнең

Яшьлекләрен кинәт урлады.

-Әби шулай үзенең үткәненә

Истәлекләренә уралды. -

Тәмле ашлар, ботка күрмәдек без,

Ашап үстек юа, кәлҗемә.

Тамырыңнан өзеп ашаганга,

Кычытканкай, зинһар рәнҗемә.

Әтилеләр күлмәк кигән чакта,

Без утырдык төренеп юрганга.

Яу кырында калган әтиләрне,

Калды бары сагынып еларга.

Эх, сез, өчпочмаклы кара хатлар,

Ник килдегез безнең йортларга?

Килде ул көн, Җиңү алып кайтты

Сугыштагы батыр солдатлар.

Барча халык көләч йөзле бүген,

Әйтерсең лә, чыккан канатлар!

Ничә еллар узды бу көннән соң,

Әмма сугыш һаман хәтердә.

Онытылмас бер вакыйга булып,

Уелып калды безнең күңелдә.

Гасырлардан гасырларга күчеп,

Ирешсеннәр рәхмәт сүзләре.

Сугыш кичкән буын - өлкәннәрнең

Яшьләнмәсен иде күзләре!

Чыршы караклары

(шигъри әкият)

Яңа ел - күркәм бәйрәм ул,

Барчабыз көтеп ала.

Менә чыршы кирәк булган

Хәтта Убырлыга да.

Якын дусты - Шүрәле,

Урман хуҗасы икән.

Былтыр кыскан бармагы

Төзәлгән инде күптән.

Чыршы кисү Шүрәлегә

Бик җиңел икән, имеш.

Балта белән чабасың да

Шуның белән бетте эш.

Әйе, ансат ди ул сиңа,

Рөхсәт кемнән соралган?

Берсенә дә мәгълүм түгел,

Чыршы инде урланган.

Яңалыклар укый-укый

Карчык утыра елмаеп.

Тирмәнең иң түрендә

Чыршы сула моңаеп.

Кинәт Убырлы йөзендә

Ачу, нәфрәт кабынган.

Газетага язганнар бит:

"Берәү чыршы урлаган!"

Урманчы шул "явыз җанны"

Табам диеп сүз биргән.

Сикереп торып Убырлы

Шүрәлегә йөгергән.

- Син урладың, син котырттың,

Бетте инде, эш харап.

Ни дә булса эшлә инде,

Торма тик күзгә карап.

Бу сүзләрне читтән генә

Урманчы тыңлап торган.

Шулай итеп җиңел генә

Каракларны тиз тоткан.

Мондый начар эш өчен

Җәза кирәк аларга.

Яңа чыршы утыртырлар

Киләсе ел, язларга.

Оят булды Шүрәлегә,

Убырлыга да кыен.

Ясалма чыршы ясарга,

Табарлар әле җаен.

Гафу үтенделәр алар,

Горур башларын иеп.

Энәле дуслар елады

Бу тамашаны күреп.

Кешеләр дә үрнәк алсын,

Табигатьне сакласын!

Өйне бизәп куям диеп,

Ялгыш, хата кылмасын.

Урман гүзәле - чыршыны

Саклау гадәткә керсен.

Балалар да, олылар да

Моны бик яхшы белсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Инзилә Хөсәинованың шигырьләре