Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Ильясовлар гаиләсе Президент белән очрашуда булдылар

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте.

Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде.

Алар арасында Азнакайда тату, матур, күпләргә өлге булырлык итеп гомер кичерүче, һәркем сокланырлык хезмәт юлы үтүче Фәния һәм Наил Ильясовлар да бар. Алар 43 ел элек бөреләнгән мәхәббәт хисләрен бүген дә саклап яшиләр.

Яшь егет белән кыз Әлмәт төзелеш техникумын бергә тәмамлап, бүленеш буенча Коми Республикасына Бөтенсоюз комсомол төзелешенә җибәреләләр. Шунда гаилә коралар. Наил Зиннур улы хезмәт эшчәнлеген балта остасы – бетончы булып башлый. Яшь һәм инициативалы егет хезмәт баскычыннан күтәрелеп, гади эшчедән төзелеш оешмасы генераль директоры вазифасына кадәр зур юл уза. 1988 елда Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче була.

Тумышы белән Әлмәт районыннан булган Фәния Шәфигулла кызы да хезмәт юлын төзелеш өлкәсенә багышлаган кеше.

1998 елда Ильясовлар Азнакайга кайтып төпләнә. Гаилә башлыгы  шәһәрдә төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрә.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – ди халкыбыз. Наил һәм Фәния Ильясовлар үзләре кебек тырыш ул белән кыз үстерәләр. Балаларына ныклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Бүген инде дүрт онык бәхетенә тиенеп гомер кичерүләре.

– Кырык өч ел бәхетле гомер кичерәбез. Әле тагын күп еллар пар канат булып яшәргә язсын. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзебез шул, гаиләдә, иң мөһиме, бер-береңә карата булган хөрмәт хисе сүнмәскә тиеш. Һәр проблеманы олыга җибәрмәскә кирәк, урыны белән эндәшми калу да мөһим, әкренләп барысы да җайлашып китә ул, – ди гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев