Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Илмир Гәрәйшин Россия Федерациясе Энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Кешенең язмышы тугач та маңгаена язылган була, диләр. Язмыштан узмыш юк, дип шуңа әйтеләдер дә инде. Гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган Илмир Тәлгать улы Гәрәйшин да нефть тармагында эшләрмен дип уйламагандыр. Туган авылы Югары Стәрле авылы мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган ел була ул. Гаилә башлыгы Азнакайга күченеп килергә карар кыла. Гаиләдә...

Кешенең язмышы тугач та маңгаена язылган була, диләр. Язмыштан узмыш юк, дип шуңа әйтеләдер дә инде. Гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган Илмир Тәлгать улы Гәрәйшин да нефть тармагында эшләрмен дип уйламагандыр. Туган авылы Югары Стәрле авылы мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган ел була ул. Гаилә башлыгы Азнакайга күченеп килергә карар кыла. Гаиләдә дүрт бала, Илмир -төпчекләре. Ул укуын Азнакай беренче урта мәктәбендә дәвам итә.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Азнакай бораулау эшләре идарәсенә 2 нче разрядлы эшче маркшейдер булып эшкә килә. Армия сафларына алынганчы топогруппа составында урман-кырлар буйлый. Армиядән кайткач, Азнакайдагы "Сельхозтехника" җитештерү берләшмәсенә слесарь булып эшкә урнаша. Анда дүрт ел эшләү дәверендә 4 нче разрядлы слесарь булып җитешә. Аннан егеткә бригадир вазыйфасын ышанып тапшыралар. Бер ел эшләгәнннән соң Илмир күңеле белән, эшеннән канәгатьлек хисе тапмавын, нидер җитеп бетмәве турында уйлана.

Дус иптәшләре әнә нефть сәнәгате тармагы "кыерчыгын кимерә". Нигә әле аңа да алар арасында булмаска? Алдын-артын яхшылап уйлаганнан соң, ныклы карарга килә. Нефтьче исеме горур яңгырый, минем дә урыным шунда булырга тиеш! 1986 елның 3 ноябрендә аның хезмәт кенәгәсендә "технологик установкаларны ремонтлау буенча 4 нче разрядлы слесарь" дигән язу барлыкка килә. Шуннан башлап ул нефтьче һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнә башлый. Ул вакыттан соң 28 ел вакыт үтеп киткән. Ул бүгенге көндә цехта югары квалификацияле слесарь. "Бик тату коллективка эләктем мин.

Турыдан-туры җитәкчем, Азнакай УКПН установкасы башлыгы Чулпан Гамбәр улы Зыятдинов бик уңай, кешелекле кеше. Һәркемнең хәленә керә, эштә килеп туган проблемаларның асылын аңлап хәл итә торган белгеч. Эшләгән дәвердә бер-беребезне аңлашмаган вакытны хәтерләмим. Башка бергә эшли торган иптәшләрем турында да гел яхшы сүзләр генә әйтә алам", - ди Илмир, коллективы турында сүз чыккач.

Авыл егете җаны-тәне белән эшенә бирелеп эшләсә дә, торган шәһәрен үз итсә дә, күңеле белән җиргә якын булырга тырыша. Әнә, 87 нче янгын сүндерү частенда өлкән прапорщик булып эшләүче хатыны Сәкинәнең туган авылы Уразай Азнакайга терәлеп кенә тора. Кайтып әтисенең йортын яңартырга гына кирәк. Шулай итәләр дә. Икесе дә эштән тартынып тора торганнардан түгел, шуңа да эш куркытмый аларны.

Ихатада яңа мунча, гараж салып җибәрәләр, йортны төзекләндереп, уңайлыклар тудырырга тотыналар. Кызлары Зөлфия юрист һөнәренә ия, Азнакайда эшли. Икенче кызлары Гөлияләре дә апасы юлын сайлады, быел юридик факультетны тәмамлаячак. Киләчәктә, гаилә тагын да зураеп киткән очракта, оныклар кунакка кайтып, яшел чирәмдә тәгәрәп үсәр өчен авылдан да уңайлы җир була алмый бит, ул перспективаны да читкә куймыйлар. Үзләренә дә картлык көнендә яшәү өчен авыл өе иң кулай урын...

Эшен яратып, булсынга эшләгәнен коллективта да, цех җитәкчеләре дә күреп, белеп тора. Шулай булмаса аның рәсеме Мактау тактасына куелыр идеме? Бүләкләргә килгәндә, орден-медальләре булмаса да "Татнефть" ААҖнең Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы, идарәнең Мактау грамоталарын алу бәхетенә иреште ул. Менә быел да нефтьчеләр бәйрәме уңаеннан лаеклы һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр үзен. "Лаеклы ял турында уйларга иртәрәк булса да, тау артыннан күтәрелеп килә инде, аңа кадәр тазалыкта әйбәт кенә эшләргә әле исәп", - ди Илмир Тәлгать улы елмаеп.

Нәфис Әхмәт,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Илмир Гәрәйшин Россия Федерациясе Энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләк...