Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Илфат Фазлыев алдынгы механизаторларның берсе

Азнакайлылар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү хезмәткәрләре көнен зур уңышлар белән каршы алалар. 61700 гектар мәйданнан бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлап, 150 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Бу республика күләмендә иң күбе. Бигрәк тә "Кәримов Ф.Р." КФХ - 39 центнер, "Тукай" ҖЧҖ - 33ц, "Стәрле" ҖЧҖ - 32ц, "Чатыр тау" ҖЧҖ...

Азнакайлылар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү хезмәткәрләре көнен зур уңышлар белән каршы алалар. 61700 гектар мәйданнан бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлап, 150 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Бу республика күләмендә иң күбе. Бигрәк тә "Кәримов Ф.Р." КФХ - 39 центнер, "Тукай" ҖЧҖ - 33ц, "Стәрле" ҖЧҖ - 32ц, "Чатыр тау" ҖЧҖ - 26ц, "Кәлимуллин И.Ә." КФХ- 26ц, "Марс" ҖЧҖ - 25ц, "Габдрахманов Л.Г." - 24ц, "Азнакай" АФ" ҖЧҖ гектарыннан 24 ц икмәк җыеп алып, уртак калачка үзләреннән зур өлеш керттеләр.


Бүгенге көндә районыбыз авыл хуҗалыкларында бөртекле культуралар тулысынча җыелып бетте. Силос салу, җир эшкәртү, көзге чәчүлекләрне тәрбияләү, салам кайтару эшләре бара.


- Авыл хуҗалыгында эшнең бетеп торганы юк, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Маргарита Хәсәншина. - Планда каралганның 90 процентында җир эшкәртү эшләре дә тәмамланып килә. Быел тирәннән сөрүгә аеруча зур игътибар бирелде. Киләсе ел уңышы өчен бүгеннән кайгыртырга кирәк. Бу көннәрдә махсус комиссия белән чәчүлек орлыкларның сакланышын тикшереп йөрибез. Шулай ук техниканың кышкы сакланышка ничек куелуына да игътибар бирәбез. Барлык хуҗалыклар да техникаларын "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Илбәк бүлекчәсендәге кебек сакланышка куйсыннар иде. Кай арада җитешкәннәр диген, техникаларының буйыйсын буяп, майлыйсын майлап куярга да өлгергәннәр.


Бу көннәрдә районыбыз авыл хуҗалыкларында малларны җәйләүләрдән фермаларга күчерү эшләре дә тәмамланган. Сөтбикәләрнең туклануына ныклы игътибар һәм башка технологик таләпләрне үтәү нәтиҗәсендә районда сөт җитештерү дә арткан. Азнакайлылар узган елның шул чоры белән чагыштырганда көнгә 1500 литрга артыграк сөт савалар.


Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Илфат Фазлыев алдынгы механизаторларның берсе