Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Гүзәлия Закированың шигырьләре

Ил кызлары утка керделәр Матур тормыш һәм киләчәк өчен Ил кызлары утка керделәр. Ирләр белән бергә иңнәренә Барлык авырлыкны өйделәр. Һавадан да, җирдән һәм судан да Дошманнарны утка тоттылар. Кайнар йөрәктәге сөю, нәфрәт Ядрә булып җиргә очтылар. Каны белән саклап туган илен, Тугры булып изге антына. Җиңү яулаштылар хатын-кызлар Бәхет...

Ил кызлары утка керделәр

Матур тормыш һәм киләчәк өчен

Ил кызлары утка керделәр.

Ирләр белән бергә иңнәренә

Барлык авырлыкны өйделәр.

Һавадан да, җирдән һәм судан да

Дошманнарны утка тоттылар.

Кайнар йөрәктәге сөю, нәфрәт

Ядрә булып җиргә очтылар.

Каны белән саклап туган илен,

Тугры булып изге антына.

Җиңү яулаштылар хатын-кызлар

Бәхет бүләк итеп халкына.

Җиңү килде, тыныч тормыш илдә,

Тик күңелдә ярсу бетмәгән,

Илне торгызырга көч тапканнар,

Дошманга үч әле китмәгән.

Мәхәббәттә гаилә төзегәннәр,

Кыз һәм уллар туган, өйләрдә,

Ишетелгән инде күптән көткән

Әниләрнең бишек көйләре дә.

Сугыш, югалтулар, әрнү, җиңү-

Илебезнең данлы тарихы.

Онытырга һич тә хакыбыз юк,

Ул бит безнең халык язмышы.

Аяз булсын таңнар, кояш көлсен,

Һодай безгә бәхет юрасын!

Сугыш уты кабат кабынмасын,

Әниләрне хәсрәт басмасын.

Тыныч илдә үссен сабыйлар,

Шат яшәсен әти-әниләр.

Үткәннәрне белеп, кадерләп,

Сакласыннар күңел түрендә.

Сугыш чоры балаларына

Сугыш алды сезнең балачакны

Яу кырына китте әтиләр.

Күккә чөеп сөяр әтиләрне

Әй, көтте дә инде күңелләр!

Ачлык-ялангачлык сындырмады,

Бер телемне бишкә бүлдегез,

Кәлҗемә дә, үләннәр дә ашап,

Бөтен авырлыкны җиңдегез.

Хат алганда шундый сөендегез,

Һәрбер сүзен ятлый идегез.

Җиңү яулап кайтыр көннәрен

Зур түземлек белән көттегез.

Килде ул көн, нәни йөрәкләрдә

Өмет тулы шатлык бөркелә.

Тик әтиләр бар да кайтмады шул,

Берәм-сәрәм генә күренә.

"Әти" сүзен изге дога итеп,

Кабатлаган сезнең иреннәр,

Ә аларның изге хәтирәсе

Йөрәкләрдән бер дә китмиләр.

Әтиләрнең сез үзләрен түгел

Сүрәтләрен күреп үстегез.

Нәсел җебе ләкин өзелмәде,

Оныкларда яши, күрегез.

Бабайларның изге ниятләрен,

Тәмамланмый калган эшләрен,

Дәвам итә алар үтәр өчен

Әниләрнең күңел ядкарен.

Сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сез тормыш авырлыкларына бирешмичә, аның яменә сөенеп, изге хәтирәләргә тугры булып яшәүче сугыш чоры баласы! Ачлык-ялангачлыкны үз җилкәгездә татып, ятимлек ачысын тоеп, әниләрегезнең ныклы таянычы булып үстегез. Матур тормыш корып, сугыштан соңгы авыр елларда үзегезнең тырыш хезмәтегез белән илне ныгытуда ярдәм иттегез. Игелекле, ярдәмчел балалар үстереп, аларның кадер-хөрмәтләрендә яшәп ятасыз.

Ходай тәгалә сезгә бәрәкәтле, бәхетле, озын гомер насыйп итсен! Сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән, безне куандырып яшәсәгез иде әле.

Яшь буынны тәрбияләүдә Сез бик кирәк әле, без Сезнең даими ярдәмегезгә, киңәшегезгә моһтаҗ.

Туар таңнарыгыз аяз, ил-көннәребез тыныч,

тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен булсын, сугыш афәтләре кабатланмасын, балалар Сез кичергәннәрне күрмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев