Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Гөлназ Бәдертдинова “Иделем акчарлагы”нда икенче урынны яулады

12-15 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә республикакүләм "Иделем акчарлагы" яшь язучылар конкурсының йомгаклау туры узды. Барлыгы бәйгегә 100 гә якын эш җибәрелеп, йомгаклау өлешендә катнашуга шуларның 43е лаек булды. Конкурсантлар өч көнлек иҗат мәктәбе үтте. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде. Азнакай телерадиокомпаниясе журналисты Гөлназ Бәдертдинованың шигырьләре...

12-15 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә республикакүләм "Иделем акчарлагы" яшь язучылар конкурсының йомгаклау туры узды. Барлыгы бәйгегә 100 гә якын эш җибәрелеп, йомгаклау өлешендә катнашуга шуларның 43е лаек булды. Конкурсантлар өч көнлек иҗат мәктәбе үтте. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде. Азнакай телерадиокомпаниясе журналисты Гөлназ Бәдертдинованың шигырьләре югары бәяләнеп, икенче урынга лаек булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында урын алачак.

«...Шигырьләрен укыйм... Күңелендә нинди генә зилзилә, упкыннар булмасын, тормыш кай яктан гына китереп ормасын, рухы һәрчак биектә аның. Дөнья китерәсен - китерә, аласын - ала тора, ә Гөлназның шаян-моңсу рухы үз биюен бии.»

Луиза Янсуар, шагыйрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Гөлназ Бәдертдинова “Иделем акчарлагы”нда икенче урынны яулады