Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Фәрваз Хөснетдиновның күкрәге тулы орден-медаль

Гомер көзләрендә пар канатлы булып, балаларың, онык-оныкчыкларың белән шау-гөр килеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Азнакайда яшәүче Миннеҗиһан һәм Фәрваз Хөснетдиновлар гаиләсе әнә шундый бәхет ияләренең берсе. Әле бу көннәрдә Фәрваз ага үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель...

Гомер көзләрендә пар канатлы булып, балаларың, онык-оныкчыкларың белән шау-гөр килеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Азнакайда яшәүче Миннеҗиһан һәм Фәрваз Хөснетдиновлар гаиләсе әнә шундый бәхет ияләренең берсе.

Әле бу көннәрдә Фәрваз ага үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, социаль яклау идарәсе, хәрби комиссариаттан вәкилләр килгән иде. Үз артыннан якты эз калдырган Хөснетдиновлар гаиләсен туган яклары Мөслимдә дә онытмыйлар. Зурлап, олылыклап тулы бер төркем килүе әнә шул хакта сөйли иде.

- Без бик бәхетле. Җылы, уңайлы өйләрдә яшибез. Участок табиблары һәрчак сәламәтлегебезне кайгыртып тора. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, хөкүмәтебезгә. Балалар да һәрчак яныбызда, - ди Миннеҗиһан апа.

...Сугыш турындагы хәбәрне Фәрваз кырда эшләгән вакытта ишетә. Бераздан аны яшьтәшләре белән бергә Суслонгер лагерына хәрби хәзерлек мәктәбенә җибәрәләр. 1942 ел башында япь-яшь көенә инде ул сугышның үзенә кереп китә.

Ленинград фронтында Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда каты яралана. Госпитальдән соң, Белоруссия, япон самурайларына каршы сугышларда да катнаша. Сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен ветеранның күкрәген "Кызыл Йолдыз", I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен" һәм башка юбилей медальләре бизи.

Туган авылына әйләнеп кайткан фронтовик кыр эшләре бригадиры булып эшли башлый. Сугышның үзендә чыныгу алган кыю, тәвәккәл егет эштә дә сынатмый. Ул җитәкләгән бригада алдынгылар сафында бара. Уңышлары өчен аны Татарстанның Почет китабына кертәлә, ике тапкыр Мәскәү шәһәрендә ВДНХда катнаша, бик күп медальләр, Почет грамоталары белән бүләкләнә. Күрше авылы кызы Минеҗиһан белән тормыш корып җибәрүләренә дә быел 66 ел булган. Бәхетле, тигез гаиләдә дүрт ул, ике кыз үсә. Аларның барысы да югары уку йортларын тәмамлап, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Бүгенге көндә бәхетле әби белән бабайның 13 онык, 18 оныкчыгы бар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Фәрваз Хөснетдиновның күкрәге тулы орденмедаль