Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан армиягә белемле, җегәрле егетләр китәчәк

Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бу күздә медицина һәм чакырылыш комиссиясен районыбызның 873 ир-егете үтәргә тиеш. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны алалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге хәрби чакырылыш комиссиясенең...

Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Бу күздә медицина һәм чакырылыш комиссиясен районыбызның 873 ир-егете үтәргә тиеш. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны алалар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге хәрби чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышында дистәдән артык егет "сынау" тотты. Күпләре - 17-19 яшьлекләр, Әлмәт политехник техникумы студентлары.

- Нинди гаскәрләрдә хезмәт итәр идең? - дигән сорауга: "Хәрби-десант гаскәрләрендә", - дип чатнатып җавап бирүчеләре дә булды, чын ир-егет дими ни дисең! Комиссия әгъзалары аларның ниләр белән мавыгуы белән дә кызыксынды. Футбол, хоккей, музыка белән шөгыльләнүчеләр, сүз дә юк, әллә каян аерылып, дәрт-дәрманы ташып тора. Урта мәктәпне тәмамлаган кайберәүләре башта солдат тормышында чыныгу алырга, ә аннан соң инде укырга, я булмаса эшли башларга ниятли. Югары уку йортын тәмамлап, хәрби хезмәткә әзер дип санаучылар үзләрен бик җитди, иркен, ышанычлы тота. Комиссия тарафыннан отсрочка билгеләнгәннәре дә шактый. Әйе, ни генә дисәң дә балаларыбызның сихәтлеге елдан-ел начарлана, аларны сәламәт яшәү рәвешенә, спортка тарту проблемага әйләнә бара.

- Без балаларның кечкенәдән физик яктан чыныгып, ныклы рухлы итеп үсүенә ирешергә тиешбез, - диде Айдар Шәмсетдинов шул ук көнне район хәрби комиссариатында журналистлар белән үткәрелгән очрашуда. - Монда гаиләгә - әти-әниләргә, мәгариф, спорт һәм физкультура, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре алдына зур бурычлар куела. Аларның укудан тыш вакытларын файдалы, нәтиҗәле үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә тиешбез.

Ул әле берничә ел элек кенә яшьләрнең армия сафларына бик атлыгып тормавын, әмма соңгы вакытта бу фикернең тамырдан үзгәрүен, егетләрнең хәрби чыныгу алу кирәклеген аңлауларын канәгатьләнү белән ассызыклады.

- Армиянең абруе үсә, - диде ул. - Моны кичәге солдатларның контракт нигезендә хезмәт итәргә китү теләге артуыннан да күрәбез. Әле күптән түгел генә 14 Азнакай егете илнең төрле почмакларына шундый юллама белән җибәрелде. Аларга хезмәт итү чорында 45 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы түләнә, элеккеге союздаш республикаларга китүчеләргә бу сумма тагын да күбрәк. Гаиләләре белән китүчеләр дә бар. Контракт өч елга төзелә, әмма күпләре аннан соң да калып, гомерен армия белән бәйли.

Айдар Шәмсетдинов районның хәрби частьлар белән элемтәсе турында да сөйләде. Екатеринбург шәһәре белән ике арадагы элемтә кабаттан яңартылып, көзге чакырылышта дүрт егетебез биредәге разведчиклар әзерләү частена җибәреләчәк.

ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк үзгәрешләргә тукталды. 27 яшенә җиткән хәрби хезмәт үтмәүчеләргә моннан соң билет түгел, ә белешмә генң биреләчәк. Медкомиссия таләпләрендә дә яңалыклар бар. Армиядә бары тик һәрьяклап сәламәт ир-егетләр генә хезмәт итәргә тиеш, дигән таләптән чыгып, кайбер төр авыруларга карата яңа билгеләмәләр кертелгән. Югары уку йорты тәмамлаучылар шулай ук контракт нигезендә хезмәт итә ала, сайлау хокуклары бар. Егетләр үзләре алган белгечлекләр буенча хезмәт итәчәк, мәсәлән, пешекче икән - шул өлкәдә, машина йөртүче - шулай ук үз юнәлешендә. Медицина буенча белгечлекләр турыдан-туры госпитальләрдә. Хәрби хезмәт үтмәгән егетләр көч структураларына (полиция, хокук саклау, куркынычсызлык органнары... ) эшкә алынмаячак. Әгәр солдатка алынучы гаиләле һәм тәрбиясендә 3 яшькә кадәрге баласы бар икән, ул тору урынына якын җирдә хезмәт итәргә хокуклы. Җәмәгатенә ай саен 9 мең сумнан да ким булмаган күләмдә субсидия түләнә. Әти-әнисе пенсия яшендә һәм гаилә хәле авыр булганнар да яшәү урыныннан ерак җибәрелми.

- Хәрби комиссариатка килүдән куркырга кирәкми, - ди Рәдиф Камалеев. - Медкомиссияне һәркем үтәргә тиеш, хәрби хезмәткә яраклымы, түгелме - сихәтлеккә билгеләмәне ул чыгара. Һәр ир-егет ил алдында бурычын үтәргә тиеш. Әти-әниләргә дә бер дә хәвефләнер урын юк: һәр солдатка ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә бушлай телефон һәм аның буенча өйдәгеләр белән сөйләшеп тору мөмкинлеге бирелә. Егетләрне армия сафларына тантана оештырып, район башлыгының истәлек бүләген тапшырып, бик матур итеп озатабыз. Частька кадәр барып җиткәнче бөтен кирәк-ярак, җиткелекле паек салынган җыелма бирелә. Азнакай егетләренең әлегә кадәр йөзгә кызыллык китергәне юк, командирлардан бары тик рәхмәт хатлары гына алабыз.

Әйе, егетләребез үзләре дә хәрби хезмәт үтү кирәклеген аңлый, тормыш чыныгуы алырга каршы түгел. Комиссия утырышында әнә шул сизелде. Аның рәисе Айдар Шәмсетдинов әйткәнчә, яхшы гына хезмәт итсеннәр дә, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Лиза Нурлыева,

фото aznakayevo.tatar.ru cайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан армиягә белемле, җегәрле егетләр китәчәк