Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Амур өлкәсенә гуманитар ярдәм китте

Азнакайдан Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җибәрелде. Әлеге хәйрия акциясе районыбызда август аенда ук башланган иде. Барлык предприятие, оешма-учреждениеләрдә җылы әйберләр, кием-салым, уку әсбаплары җыю оештырылды. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Өлкәннәр оекбашлар, бияләйләр бәйләп китерде. Шулай итеп, барлыгы 1 миллионнан артык әйбер җыйналды. Ярдәмне...

Азнакайдан Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җибәрелде.


Әлеге хәйрия акциясе районыбызда август аенда ук башланган иде. Барлык предприятие, оешма-учреждениеләрдә җылы әйберләр, кием-салым, уку әсбаплары җыю оештырылды.

Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Өлкәннәр оекбашлар, бияләйләр бәйләп китерде. Шулай итеп, барлыгы 1 миллионнан артык әйбер җыйналды.
Ярдәмне социаль яклау идарәсе бинасы яныннан озаттылар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәрхәмәтле азнакайлыларга тирән рәхмәтен белдерде.


-Бездә киң күңелле, кеше хәленә керә белүче халык яши. Бу ярдәм - шуның бер мисалы, - диде.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та халкыбызның олы йөрәкле булуын ассызыклады. Җиде мең сумга якын пенсия алучы бер әбинең үзенә мең сумын гына калдырып, Амур өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм фондына күчерүен әйтте.


Акция барышында җыелган акчалар турыдан-туры ватандашларыбызга барып ирешкән, ә кием-салым төягән йөк машинасы Казанга юл алды.


Ләйсән Габдуллина,

Лилия Шәйхуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Амур өлкәсенә гуманитар ярдәм китте