Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Алина Усманова кечкенәдән шигърияткә гашыйк

Алина Усманова Азнакай гимназиясенең 11 нче сыныйфында укый. Ул кечкенәдән шигърияткә гашыйк. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән "Соңгы мизгел" шигыре белән район конкурсында беренче урынны яулады. Соңгы мизгел Декабрь. Егерме дүрте. Инде байтак вакыт үтте сугыш башланганга. Буран. Кар, пыяла төсле битне кисә, Туңам. Юк, өшеми тәнем, Җаным өши! Үксеп елый...

Алина Усманова Азнакай гимназиясенең 11 нче сыныйфында укый. Ул кечкенәдән шигърияткә гашыйк. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән "Соңгы мизгел" шигыре белән район конкурсында беренче урынны яулады.

Соңгы мизгел

Декабрь.

Егерме дүрте.

Инде байтак вакыт үтте сугыш башланганга.

Буран.

Кар, пыяла төсле битне кисә,

Туңам.

Юк, өшеми тәнем,

Җаным өши!

Үксеп елый

Өйдә калган ялгыз әни.

Күптән җирдә ята энем...

Әле дә күз алдымнан китми

Аның соңгы минутлары.

"Ватан өчен", - дип кычкырып,

Фашистларны ул шартлатты.

Буран.

Гитлер, кәһар суккан!

Кыелалар җаннар,

Аяусыздыр дошман.

Озакламый иртә.

Соңгы йолдыз сүнә,

Соңгы уйлар, соңгы хисләр...

Килми әле үләселәр!

Җитәр!

Бәлки табыр мине берсе?

Мин бит әле егет кеше.

Мин бит әле мәхәббәтнең

Тоймадым, белмәдем тәмен.

Тын кысыла.

Эх, әнкәем ялгыз кала!

Күз йомыла,

Йөрәк туктый,

Солдат инде сулыш алмый.

Буран әкренләп тына.

Ак кар - ак кәфенлек....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев