Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 90 яшьлек Хөмәйрә Мостафина: "Тормышыбыз затлы бүләкләрѓә бай булмады"

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА - Безнең тормышыбыз затлы бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәренә бай булмады. Гомер көзләрендә район җитәкчеләре, якыннарыңның шундый хөрмәтен, ихтирамын тоюдан да зур бәхет юк, - ди Хөмәйрә апа Мостафина үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләргә сөенечен белдереп. Әйе, ул чор кешеләренең берсенең дә тормышы җиңел булмаган. Сугыш чоры...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА


- Безнең тормышыбыз затлы бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәренә бай булмады. Гомер көзләрендә район җитәкчеләре, якыннарыңның шундый хөрмәтен, ихтирамын тоюдан да зур бәхет юк, - ди Хөмәйрә апа Мостафина үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләргә сөенечен белдереп.

Әйе, ул чор кешеләренең берсенең дә тормышы җиңел булмаган. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган буын бу.


... Райком йөкләмәсе буенча бухгалтерлык курсында укып кайткан Хөмәйрәне Баланлы Бүләк авылына баш бухгалтер итеп җибәрәләр. Әмма кыю йөрәкле кыз фронтка китәргә карар кыла. Монда да кирәкле хезмәткәр булгач, аны җибәрергә ашыкмыйлар. Хөмәйрә хәрби комиссариат ишеген таптаудан туктамый, шул ук вакытта үз урынына кеше дә өйрәтә. Теләгенә ирешә ул: 1943 ел башында 2 нче Украина фронтына зенитчы-элемтәче булып фронтка китә.

Элемтәче кыз Тула, Полтава, Украина, Польша, Чехословакия җирләрен үтеп, Германиягә кадәр барып җитә. Кыю элемтәче Бөек Ватан сугышы ордены, "Жуков" һәм башка бик күп медальләр иясе. Сугыштан исән-сау кайткач туган авылында яраткан эшен дәвам итә. Фронтовик Малик белән гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әбинең 20 оныгы һәм 28 оныкчыгы бар.


Кыю кызларыбызның берләре фронтка китсә, икенчеләре исә тылда фидакарь хезмәт куйды. Фронтка киткән ир-атларның авыр хезмәтен хатын-кызлар һәм яшүсмерләр күтәрде. Тракторчылар курсын тәмамлаган Мөгафәфә Хәлиуллина ике дә уйлап тормыйча тракторга утыра. Корыч айгырын шактый еллар иярли әле кыз. Фронттан имгәнеп кайткан Дәүләтсафаны гомерлек яр итә. Тигез, матур гаиләдә өч бала үсә.


Сугыш башланмаган булса, Карамалы авылыннан Кәримә Хәмидуллина бәлки гомерен укытучылыкка багышлаган булыр иде. Әмма Бөгелмәгә укытучылыкка укырга киткән кызга кире әйләнеп кайтырга туры килә. Кәримә апаның бар гомере колхоз тормышы белән бәйле. Фронтовик Фәхразый белән җиде бала тәрбиялиләр.


Закирә Солтангированың хезмәт юлы исә тимер-томыр белән бәйле. Ул Тымытык МТСында тракторчылар отрядында һәм "Сельхозтехника" предприятиесендә эшли. Закирә апа биш баласы, 12 оныгы, 13 оныкчыгының уңышларына куанып, бәхетле картлык көннәрен кичерә.


Ак яулыклы әбиләребез һәр яңа көнгә сөенеп яшиләр. Тормыш ачысын, ачлыгын, ялангачлыгын күп татыганга күрәдер, кечкенә генә хөрмәт, ихтирамны да әнә шулай зур итеп кабул итә белә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан 90 яшьлек Хөмәйрә Мостафина: "Тормышыбыз затлы бүләкләрѓә бай булмады"