Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килгән

Сишәмбе көнне Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килде. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Бәла-каза һәммәбезгә дә килергә мөмкин , шуңа күрә алдан саклык чаралары күрү мөһим. Янгыннарда үлү очраклары күпчелек (50 процент) йоклаган чорга туры килә. Нәкъ менә йоклаганда кеше төтен исен сизми. Ут чыганагын...

Сишәмбе көнне Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килде. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.

Бәла-каза һәммәбезгә дә килергә мөмкин , шуңа күрә алдан саклык чаралары күрү мөһим. Янгыннарда үлү очраклары күпчелек (50 процент) йоклаган чорга туры килә. Нәкъ менә йоклаганда кеше төтен исен сизми. Ут чыганагын үзвакытында сизеп алу өчен хәзер янгыннарны махсус хәбәр итү җайланмалары кулланыла. Алар төтен исенә хәбәр биреп, кешеләре уяталар. Әллә ни зур чыгымнар таләп итмәгән бу җайланмаларны һәр бүлмәгә урнаштырырга мөмкин. Россия МЧСының 25 еллык юбилее уңаеннан Азнакай күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алты аз керемле күпбалалы гаиләгә әнә шундый автоном хәбәр бирү җайланмалары урнаштырылды. Бүгенге көндә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә Азнакай районы башкарма комитеты авыр социаль хәлдәге гаиләләргә әнә шундый җайланмалар куюны оештырды. Үзебезнең генә түгел, якыннарыбыз, күршеләребезнең иминлеге дә үз кулыбызда булуын онытмыйча, янгыннан саклык чараларын төгәл үтәсәк иде.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге матбугат төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килгән