Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы 7 нче мәктәптә Парламент дәресе үтте

Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары арасында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" темасына парламент дәресе узды. Дәрестә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Укытучылары Миләүшә Гафиятуллина җитәкчелегендә укучылар тагын дистә елдан соң җөмһүриятебез һәм районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Ә...

Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары арасында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" темасына парламент дәресе узды. Дәрестә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Укытучылары Миләүшә Гафиятуллина җитәкчелегендә укучылар тагын дистә елдан соң җөмһүриятебез һәм районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Ә аларның туган илләре, җирләре һәм мәктәпләрен тагын да матуррак итеп күрәсе килә. Дәрәҗәле кунаклар дәрескә югары бәя бирделәр, яшь буынның фикер-тәкъдимнәренең бик әһәмиятле булуын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев