Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда жылытачак, шулай да февраль көйсез булачак

Бу атнада Азнакайда болытлы һава көтелә. Урыны белән аязучан. Февраль халыкны җылы көннәре белән куандырачак. Бүген һава 17 градус суык, урыны белән -20 градус. Ялларга тагын да җылытачак: шимбә -11 градус булса, якшәмбе -7 көтелә. 11 февральдә температура нульгә якын булачак, кар явачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килүе ихтимал,...

Бу атнада Азнакайда болытлы һава көтелә. Урыны белән аязучан. Февраль халыкны җылы көннәре белән куандырачак. Бүген һава 17 градус суык, урыны белән -20 градус.

Ялларга тагын да җылытачак: шимбә -11 градус булса, якшәмбе -7 көтелә.

11 февральдә температура нульгә якын булачак, кар явачак.

Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килүе ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

Россия синоптиклары фаразлавынча, Татарстан территориясендә явым-төшем күләме башка еллар белән чагыштырганда 30 - 40% ка күбрәк булачак. Гомумән, быелгы февраль узганына караганда 5 градуска җылырак көтелә.

Шулай да ай азагында 30 градуслы суклар борыннарны өшетәчәк әле. 14 февральдә кискен суклар иләчәк: -28 градус. Менә шундый көйсез булачак февраль Азнакайда.

Явым-төшем күп булу сәбәпле, Татарстан территориясендә ташкыннар булу ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда жылытачак, шулай да февраль көйсез булачак