Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юллар тәртипкә китерелә

2019 елдан Россиянең 83 субъектында “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты старт алды.

Ул Татарстанда да тормышка ашырыла. Азнакай районында иң беренче булып әлеге проект нигезендә шәһәрне әйләнгеч (Мәнәвез бистәсе чатыннан Тукай микрорайоны чатына кадәр) 2,43 чакрым һәм Рус Акташы – Азнакай аралыгында 2,380 чакрым озынлыкта автомобиль юллары ремонтланды. 

– Эшләр график нигезендә башкарыла, инде төгәлләнеп килә. Искесе урынына югары тыгызлыктагы маркалы асфальт-бетон катнашма җәелде, ике яклап юл кырлары ныгытыла, юл тамгалары сызылачак, чиктәш юл кырлары ясала, – ди автомобиль юллары идарәсенең ПТО әйдәр инженеры Марат Котлыкаев.

Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында быел 108,3 чакрым озынлыкта автомобиль юллары челтәре ремонтланачак. Аларны норматив таләпләргә туры китерү өчен 1,194 млрд сум акча каралган, аның 597 млн сумы федераль бюджеттан бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев