Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үзды

БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Көн саен дөньяда 100 мең чамасы юлчы тән җәрәхәте ала. Агымдагы елның 10 аенда Россия юлларында...

БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр.

Көн саен дөньяда 100 мең чамасы юлчы тән җәрәхәте ала. Агымдагы елның 10 аенда Россия юлларында 167023 фаҗига булган, аларның саллы өлеше исерек шоферлар идарә иткән машиналарга туры килә - 11 193! Уйлап карасаң, бу саннар артында бер гаепсез кеше, самими бала язмышлары ята... Яшәлмәгән гомер, тормышка ашмаган матур хыяллар...

Ә бит әлеге һәлакәтләрне булдырмый калыр иде: каядыр ашыгабыз-ашкынабыз, исерткеч эчемлекләр куллангач, батыраеп, руль артына утырабыз... Ә бит якыннарны югалту ачысын бер генә үлчәүгә дә салып үлчәп булмый.

Агымдагы елда Азнакайда 43 авария очрагы теркәлгән, аларда 11 кеше вафат булган, 21е тән җәрәхәтләре алган. Әнә шундый куркыныч күрсәткечләрне киметү өчен БМО карары белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә, быел - 17 ноябрьдә, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Азнакайда Хәтер акциясе 13 ноябрь көнне үтте.

Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алырга Татарстан мәйданына кулларына үлем һәм якты тормышны символлаштыручы ак һәм кара шарлар тоткан укучылар, яшьләр һ.б. агылды.

- Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, юл фаҗигаләренең күпчелегендә кеше үзе гаепле, - дип билгеләде чыгышында ТР ДОСААФнең Азнакай җирле идарәсе рәисе Гәрәй Хәмидуллин. - Елдан-ел аварияләрнең сәбәбе бер дә үзгәрми: элеккечә үк ДТПларның күпчелеге машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен (юл чатларында кагыйдәләрне үтәмәү, каршы хәрәкәт юлына чыгу, тизлекне арттыру) тупас бозулары, эчкән килеш руль артына утырулары аркасында барлыкка килә.

Район буенча ЮХИДИ идарәсе началҗнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Черных Һәркемне юл фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Бер минут тынлык. Чалт аяз зәңгәр күккә, корбаннар истәлеге булып, ак-кара шарлар күтәрелә, күпләрнең күзләренә яшь тыгыла...

... Шундый заманда яшибез: без һәр көн юлда. Беркем дә бусагадан атлап чыккан вакытта автомобиль тәгәрмәчләре астында калам яки кемнеңдер үлемендә гаепле булам дигән уйны башына да китерми. Һәркемнең бу дөньяда яшисе, яшьнисе килә! Сак булыйк, "Сакланганны Алла саклар" дигән әйтемне истә тотыйк. Юл буенда тезелгән һәйкәлләр - юлда йөрүчеләргә бик җитди кисәтү.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үзды