Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда, язның һәр минуты кадерле

Иң җаваплы чор - язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак, авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк. Чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен район хуҗалыкларына барлыгы 467 миллион сум акча таләп ителә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һшм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов...

Иң җаваплы чор - язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак, авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк. Чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен район хуҗалыкларына барлыгы 467 миллион сум акча таләп ителә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һшм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов белдерде. Әлеге сумманың яртысы шәхси средстволар булса, 180 миллионы кредитка аласы акчалар. Республика буенча иң күп чәчү мәйданы - Азнакай районында, ул барлыгы ** мең гектар җирне тәшкил итә.

- Чәчүне уздырып җибәрү өчен генә чәчмәскә, ә үзебезнең хезмәттән керем алырлык итеп эшләргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен апрельнең 15еннән дә калмыйча чәчүгә төшеп, аны үзвакытында башкарып чыгарга чакырды.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, агымдагы елда районда югары табышлы майлы культуралар чәчүгә аеруча игътибар биреләчәк.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада җирлегебездә биш җинаять кылынган. Хокук сакчылары 2015 елда кылынган җинаятьне ачуга ирешкән. Билгеле булганча, шул елның гыйнвар азагында Мәнәвез авылында 1927 елгы С.Габдуллинның мәете табылган иде. Бүген әлеге коточкыч җинаятьне кылуда элек тә хөкем ителгән чистайлы гаепләнә.

Марсель Шәйдуллин җитәкчеләрне районда дружиначылар сафын тагын да киңәйтергә, аларның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итәргә, авыл җирлекләрендә дә ирекле халык дружиналарын булдырырга чакырды.

- Имин булмаган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларны ешрак тикшереп, җинаятьләрне профилактикалауда юнәлешле эш алып барырга кирәк, - диде район башлыгы.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров киңәшмәдә катнашучыларны административ комиссия эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырды. Агымдагы елда комиссия вәкилләре тарафыннан 33 мең сумга 34 административ штраф салынган.

- Безнең максат - халыкны штрафка тарту түгел, бәлки аларны тәртипкә, әдәплелеккә, үзебезнең туган җиребезне кадерләргә өйрәтү, - ди комиссия рәисе. - Әмма әйтеп-әйтеп тә киресен эшләгән кешегә, әлбәттә, штраф салудан башка чара юк.

Азнакайда язгы ташуга да кызу әзерлек чоры бара.

- Су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әлегә алшартлар булмаса да, тынычланырга ярамый. Ник дигәндә, су басырга мөмкин булган территорияләр һаман да бар һәм әлеге урыннардагы җитәкчеләргә аеруча игътибарлы һәм уяу булырга кирәк, - ди янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин.

Шушы көннәрдә ** күпернең төзеклеге тикшерелгән, урамнардагы суүткәргеч торбалар, су канаулары чистартылган, меңләгән километр юл кыры кардан чистартылган.

Киңәшмәдә шулай ук юлларны, күпфатирлы йорт түбәләрен кардан чистарту хакында да сүз барды, агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда, язның һәр минуты кадерле