Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы чакырылыш башланды

Инде хәбәр иткәнебезчә, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. 1 апрельдән район хәрби чакырылыш комиссиясе эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде. -Комиссияне 700ләп егет үтәчәк, - диде утырыш алдыннан журналистларга биргән интервьюсында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. - Ә инде язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк. Егетләрнең һәркайсы белән...

Инде хәбәр иткәнебезчә, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. 1 апрельдән район хәрби чакырылыш комиссиясе эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде.

-Комиссияне 700ләп егет үтәчәк, - диде утырыш алдыннан журналистларга биргән интервьюсында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. - Ә инде язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк. Егетләрнең һәркайсы белән аерым сөйләшү алып барыла, медкомиссия нәтиҗәләре тыңлана, гаилә хәлләрен сорашабыз, үзенең, әти-әнисенең хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән кызыксынабыз. Әлбәттә, армия сафларына бары тик сәламәт, аңа яраклы булганнар гына алына, белемле, һөнәрле булулары да бик мөһим.

Шунсын да әйтергә кирәк, соңгы ун елда районның хәрби чакырылыш комиссиясе эшчәнлеге республикада күпләргә үрнәк итеп куела.

Бу көнне комиссияне 21 егет үтте. Күпләре - урта һәм югары уку йортлары студентлары, диплом алгач, солдат хезмәтенә җыенучылар. Әйтик, Актүбәдән 22 яшьлек Илгиз Фәхразыев Казан энергетика университетын тәмамлый, укуын магистратурада дәвам итәргә исәбе, аннан соң инде ил алдында ир-егетлек бурычын һичшиксез үтиячәген белдерә. Яхшыбай егете Раил Низамов инде кулына диплом алган, әмма аягын сындыру сәбәпле, хәрби хезмәте көзгә кадәр кичектереп торыла.

-Университетны тәмамлыйм, армияга китәргә әзер. Нинди гаскәрләргә алсалар да риза, - дип чатнап тора Чалпыдан Альмир Гафаров. Раил Хаҗиев та шул ук фикердә. Шофер һөнәре булган егеткә 22 апрельдә башкала табиблары комиссиясен үтәсе генә кала.

Җиңү тантанасын каршыларга җыенган бу көннәрдә 1945 ел солдатлары парадка чыгасы киемнәрен, орден-медальләрен барласа, аларның оныкчыклары әнә шулай хәрби хезмәткә җыенып, рюкзакларын әзерли.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләрнең дә елдан-ел арта баруын әйтә. Узган ел 22 Азнакай егете белән шундый килешү төзелгән. Быел да 3 кеше киткән, тагын икесе җыена. Хәрби хезмәттәге егетләребез хакында бары тик мактау сүзләре генә ишетү, әти-әниләренең Рәхмәт хатлары алуы, сүз дә юк, күңелле хәл.

Шушы араларда гына район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев Самарадагы радиоэлектрон разведкасы хәрби частендә булып, узара хезмәттәшлек турында килешү төзеп кайттылар. Частьтагы 180 солдатның 39ы -Татарстаннан, шуларның 3се - Азнакай егетләре.

-Егетләребез биредәге шартлардан бик канәгать, командирлары яхшы хезмәт итүләрен белдерде. Бу частька районыбыз егетләре быелгы язгы чакырылышта ук җибәреләчәк, - диде Рәдиф Әнәс улы.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда язгы чакырылыш башланды