Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – яшьләр десанты

Август аенда республикабызда старт алган “Яшьләр вакыты” автотурда яшьләр лидерлары төркеме 26 районда булып, бүген Азнакайга да килеп җиттеләр.

Алар районыбызның егет-кызлары янына бик күп яңалыклар, мавыктыргыч тәкъдимнәр белән килде. Үзләрен дә тыңлап, яшьләр тормышы, эшчәнлеге белән таныштылар.

“Чатыр Тау арена” каршысында узган “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” яшьләр маркетында катнашучылар нык отты, билгеле. Ни дисәң дә, биредә аларга укуда, эштә, спортта, бизнеста, иҗатта, гомумән, тормышның төрле өлкәләрендә һөнәр сайлауда, үзеңне танытуда, мөмкинлекләрдән файдалануда төрле юллар күрсәтелде, яңалыклар ачылды.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова һәм министрлык белгечләре катнашында шәһәребезнең Тарсус паркында скейт мәйданчыгы да ачылды.

–Шәһәребездә скейтборд, велоспорт белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар, юллар булдырыла. Менә монсы да балаларыбыз, яшьләребезне спортка тагын да ныграк тарту, моның өчен яңа шартлар тудыру максатыннан эшләнде. Сәламәт булып, актив тормышта кайнап үссеннәр, ә без аларга киләчәктә дә уңайлыклар булдыруны дәвам итәрбез, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып.

Бирегә җыелган бала-чага, яшь-җилкенчәк кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәтеп, мәйданчыкта мастер-класслар үткәрделәр.

Көн буена арена каршында дәвам иткән яшьләр маркетында да катнашып, җитәкчеләр аларга үз фикерләрен-тәкъдимнәрен җиткерделәр, ышаныч-теләкләрен белдерделәр. Биредә Азнакайның

17 егет-кызы үз проектларын тәкъдир итте. Министрлык белгечләре бу эшләргә югары бәя бирде, аларның инициативаларын яклауларын, тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләрен дә әйттеләр. 2020 елда республика яшьләренә яңа башлангычларын тормышка ашыруга 5 миллион сумнан артыграк грант бирелгән.

–Азнакайда актив, идеялары ташып торган яшьләр булуына менә шундый чаралар үткәргән саен инана киләбез, – диде министр урынбасары. – Иң мөһиме – район җитәкчеләре аларны күрә, тыңлый, күтәреп ала белә. Икерадагы элемтәләрнең нәтиҗәсе дә конкрет эшләрдә чагылыш таба.

Әнә шулай яшьләр десанты районыбыздан күтәренке кәефтә, бик канәгать булып китте. 10 сентябрьгә кадәр алар барлык 45 муниципалитетны да урап чыгарга ниятлиләр. Автосәяхәтләре яңа ачышларга бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев