Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Назимә Мофахарованы район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов 90 яше белән котлады - ФОТО

Бүгенге көндә ветеран улы Зөфәр тәрбиясендә Сочи шәһәрендә яшәсә дә, Азнакайга еш кайта.

Назимә апа олы тормыш юлы узган, кайгыларны да, шатлыкларны да үз гмерендә күп кичергән тыл ветераннарының берсе. Ул Баланлы Бүләк авылында 12 яшеннән сыер җигеп басуда эшләгән. Бөгелмә педучилищесына укырга кереп тә, әтиләре вафатыннан соң 7 балалы гаиләдә тәрбияләнгән кызга укуын дәвам итү насыйп булмый. Әмма зирәклеге, белемгә омтылыш барыбыер үзенекен итә, ул соңрак башта медучилище, аннары мединститут тәмамлап, стоматолог белгечлеге ала. Хезмәт юлын халык сәламәтлеге сагына багышлый, нефть тармагында да эшләп ала.

Бүгенге көндә ветеран улы Зөфәр тәрбиясендә Сочи шәһәрендә яшәсә дә, Азнакайга еш кайта.

-Кайткан саен Азнакаебызның матурлана, үсә баруына, зур үзгәрешләр кичерүенә сокланам, – ди ул.

Тыл ветераны хакында тулырак язманы “Маяк” газетасы битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев