Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Фәтхелбаян Кисаев тугыз елга якын хәрби хезмәттә булган

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, фронтовикларның хәтер язлары ныграк яңара. Зур Сукаеш авылында туып үскән Фәтхелбаян Кисаев армиягә 1943 елны алына. Аңа ул чагында әле 16 яшь кенә тулган була. Егет Балтыйк буенда Кинзберг шәһәрендә хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач, авиация училищесын тәмамлап, авиация частендә өлкән автомеханик булып, самолетларга хезмәт күрсәтә....

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, фронтовикларның хәтер язлары ныграк яңара.

Зур Сукаеш авылында туып үскән Фәтхелбаян Кисаев армиягә 1943 елны алына. Аңа ул чагында әле 16 яшь кенә тулган була. Егет Балтыйк буенда Кинзберг шәһәрендә хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач, авиация училищесын тәмамлап, авиация частендә өлкән автомеханик булып, самолетларга хезмәт күрсәтә. Польшага, Венгриягә кадәр барып ремонтларга туры килә очкычларны.

Бары сигез ел ярымнан соң гына демобилизацияләнеп, 1951 елның апрелендә Казан шәһәренә кайта. Биредә авиация заводында ике еллап самолетлар җыю буенча мастер булып эшли.

-Туган якларда нефть чыга башлавын ишеткәч, Азнакайга юл тоттым. "Азнакайнефть" идәрәсенә башта слесарь булып урнаштым, аннан техникум тәмамлап, инженер-технолог дәрәҗәсенә күтәрелдем, - ди Фәтхелбаян ага Кисаев.

Биредә ул үзенең гомерлек яры, бухгалтер булып эшләүче Расиханы очрата. Алар ике ул тәрбияләп үстерәләр.

Шушы көннәрдә район хакимиятеннән, хәрби комисариаттан, социаль яклау идарәсеннән килеп, Фәтхелбаян аганы туган көне белән тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Резеда Шәрипова,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче Фәтхелбаян Кисаев тугыз елга якын хәрби хезмәттә булган