Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче диңгезчеләрне бәйрәм митингы җыйды

Авылда туып-үскән ир-егетләрнең искәргәне бардыр: Сабан туйлары якынлаша башласа, ярышлар буласын ниндидер бер эчке тоемлау белән сизенгән чабыш атлары араннарында үзләренә урын таба алмый габасалана башлый. Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә уздырыла торган Хәрби Диңгез Флоты көне алдыннан кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләрнең күңеле дә шул чаптарлар халәтен хәтерләтә: ­йөрәкләрендә...

Авылда туып-үскән ир-егетләрнең искәргәне бардыр: Сабан туйлары якынлаша башласа, ярышлар буласын ниндидер бер эчке тоемлау белән сизенгән чабыш атлары араннарында үзләренә урын таба алмый габасалана башлый.

Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә уздырыла торган Хәрби Диңгез Флоты көне алдыннан кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләрнең күңеле дә шул чаптарлар халәтен хәтерләтә: ­йөрәкләрендә диңгез ярсуы кабына, флоттан киеп кайткан, кадерләп саклаган, шулай да инде шактый тараерга, уңарга өлгергән формасын барлый, тельняшка, бескозыркасын тәртипкә китерә, каеш аелын ялтырата...

27 июль иртәсендә, бәйрәм митингысы башланырга әле шактый вакыт калган булса да, шәһәр үзәгендәге Татарстан мәйданы һәр диңгезченең йөрәгенә гомерлеккә сеңгән, аның гомерлек юлдашына әверелгән "Славянканың хушлашуы", "Варяг" җыр-маршларының җилкен-дергеч авазларына төренгән, СССР, Россия Хәрби Диңгез флаглары күтәргән егерме яшьлек егетләрдән алып тугызынчы дистәләрен ваклаган ветераннарның шатлыклы авазларыннан гөрләп тора иде инде.

Аерылышканнарына әле бер генә ел вакыт узган булса да, сагынышырга да өлгергәннәр - килми калган хезмәттәшләренең хәл-әхвәлләрен беле-шәләр, флотта үткән яшьлек елларын искә төшерәләр. Араларында ярты гасырдан артык элек океан-диңгез гизгәннәр дә, су асты һәм су өсте корабльләрендә хәрби хезмәтләрен быел гына тәмамлап кайтучылар да, диңгез пехотасы, диңгез авиациясе, диңгез чиге, яр буе гаскәрләре вәкилләре дә бар.


Менә билгеләнгән вакыт та килеп җитте. Устав таләбе буенча дүртәр рәткә тезелгән ил сакчыларының тигез сафы, хәрби флаглар һәм марш фанфаралары астында, митинг узасы Җиңү мәйданына юл алды.


Бәйрәм тантанасын Республика Хәрби комиссариатының Азнакай шәһәре һәм районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалиев ачты. Азнакай муниципаль районы башлыгы һәм комиссариат бүлеге исеменнән диңгезчеләрне ул Хәрби Диңгез Флоты көне белән тәбрик итте, тормышларында уңышлар, очрашуларның дәвамлы булуын теләде, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мондый чараларның мөһимлеген белдерде. Митингта катнашучыларны диңгез офицеры Марсель Габдрахманов, әфган сугышы ветераннары, башкалар да котлады.


Ватан сугышында һәм аннан соң хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ диңгезчеләрнең рухын бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә веноклар куелды.


Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының Яшләр эшләре буенча идарәсе, диңгезче-ветераннарның "Адмиралъ", яшүсмерләрнең "Варяг" патриотик тәрбия бирү клублары оештырган әлеге тантананың икенче өлеше Мәнәвез тавында - "Парус" спорт-туристлык базасында төрле күңел ачу уеннары, ярышлар, балалар өчен конкурслар, концерт номерлары белән дәвам итте.


Наил АБДУЛЛИН,диңгезче-подводник

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче диңгезчеләрне бәйрәм митингы җыйды