Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Җәяүлеләр сукмагы” ункөнлеге тәмамлана

Ни кызганыч, көз керде исә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре сизелеп арта башлый. Узган елның җәй айларында республикада җәяүлеләр юлын чыкканда булган юл-транспорт вакыйгалары вакытында 6 кешенең гомере өзелгән булса, аннан соңгы сентябрь-ноябрь айларында һәлак булучылар саны 13 кә җитте. Моның төп сәбәпләренең берсе - көзге көннәрнең кыскаруы, эңгер-меңгер, караңгылыкның иртә...

Ни кызганыч, көз керде исә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре сизелеп арта башлый. Узган елның җәй айларында республикада җәяүлеләр юлын чыкканда булган юл-транспорт вакыйгалары вакытында 6 кешенең гомере өзелгән булса, аннан соңгы сентябрь-ноябрь айларында һәлак булучылар саны 13 кә җитте.


Моның төп сәбәпләренең берсе - көзге көннәрнең кыскаруы, эңгер-меңгер, караңгылыкның иртә төшүе. Тәүлекнең иртә-кичке вакытларында, бигрәк тә явым-төшем булганда, автомобиль йөртүчеләр өчен күз күреме сизелеп начарлана. Бу турыда җәяүлеләр белеп торсыннар иде. Аларның караңгылыктан кинәт кенә олы юлга килеп чыгуы машина йөртүчеләр өчен көтелмәгән хәл булырга мөмкин.


Юл йөрү кагыйдәләре бу уңайдан тәүлекнең караңгы вакытларында җәяүлеләргә өс киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар, әйтик фликерлар, значоклар беркетергә, ялтыравыклы беләзекләр йөртергә, ак төстәге өс-баш киеме кияргә тәкъдим итә.


Исегезгә төшерәбез: автомобильнең якынга яктыртучы фарасы машина йөртүчегә җәяүлене нибары 25-30 метр арадан, инде киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар юл аша чыгучы кешене 130-140 метрдан күреп алу мөмкинлеге бирә. Автомобильнең еракка яктыртучы фарасы ярдәмендә җәяүлене 400 метрдан искәреп була. Димәк, куркыныч очрагы да кими.


Бу урында җәяүлеләрнең гади генә шартларны үтәвен - автомобиль юлы аша чыгу урынын узганда курткаларының башлыгын салуларын, кулчатырларын җыюларын, кесә телефоныннан сөйләшмәүләрен, игътибарларын читкә юнәлтмәүләрен теләр идем.


Җәяүлеләрнең исләренә тагын бер мөһим кагыйдәне төшереп үтәсе килә: торак урыннарыннан читтә, тротуар яки җәяүлеләр сукмагы булмаган җирләрдә, машина юлы буйлап бары тик транспорт хәрәкәтенә каршы якка гына барырга ярый. Шул вакытта алдан килүче транспортны ерактан ук күрергә һәм куркынычсызлык чараларын күреп өлгерергә мөмкин.


Азнакай эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре җәяүлеләрнең юл йөрү иминлеген тәэмин итү буенча эзлекле һәм нәтиҗәле аңлату эшләре алып бара. 1-10 октябрь көннәрендә районда үтә торган "Җәяүлеләр сукмагы" ункөнлеге нәкъ менә шул максатларда уздырыла да.

Сирин РАЙМАНОВ,

Азнакай эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев