Азнакайда якташларны истәлекле очрашуга көтәләр
Туган яктан да кадерле ни бар?! Балачак бишеге - туган авылның исемен ишетүгә үк күңелне әйтеп бетергесез дулкынлану биләп ала. Шулай түгел мени? Инде җир йөзеннән җуелган, урыны гына калган авылның бигрәк тә. Кайчандыр Чубар Абдул авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан Кызыл Чишмә, Отруб, Мантымас авылларын да кыз-уллары әле дә сагынып...
Туган яктан да кадерле ни бар?! Балачак бишеге - туган авылның исемен ишетүгә үк күңелне әйтеп бетергесез дулкынлану биләп ала. Шулай түгел мени? Инде җир йөзеннән җуелган, урыны гына калган авылның бигрәк тә. Кайчандыр Чубар Абдул авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан Кызыл Чишмә, Отруб, Мантымас авылларын да кыз-уллары әле дә сагынып яши торгандыр. 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә аларны нигезләре янында очрашуга дәшәләр. Авыллар истәлегенә стела ачу тантанасы да оештырыла. Шунда ук Корбан гаете ашы да уздырылачак. Якташларны истәлекле очрашуга көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев