Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ягулык сезонына әзерлек эшләре график буенча бара

Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Шәһәребездә ягулык сезонына әзерлек эшләре ничек бара? Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов түбәндәгеләрне җиткерде: -Оешмалар эшкә ягулык сезоны тәмамлану белән тотынды һәм идарә итү компанияләре атна саен аның үтәлеше буенча хисап тота. Идарәче оешмалар халыкның дәгъваларын һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эш...

Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Шәһәребездә ягулык сезонына әзерлек эшләре ничек бара? Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов түбәндәгеләрне җиткерде:

-Оешмалар эшкә ягулык сезоны тәмамлану белән тотынды һәм идарә итү компанияләре атна саен аның үтәлеше буенча хисап тота. Идарәче оешмалар халыкның дәгъваларын һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эш итә.

Районда 354 күп фатирлы торак йорт бар. Алар белән биш торак милекчеләре ширкәте һәм өч идарәче компания идарә итә. Бүгенге көндә барлык йортларда да график буенча ягулык сезонына әзерлек эшләре бара.

1 июльгә булган мәгълуматлар буенча, 149 йортта эчке җылылык челтәрләре юдырылып, опрессовка ясалган. ("Инженер челтәрләре" ҖЧҖ - 118, "Жилкомсервис" ҖЧҖ - 23, "Универсал-строй" ҖЧҖ - 4, "Сельхозжилсервис" МУП - 2 йортта).

"Универсал", "Восход", "Журавли" ширкәтләрендә бу эшләр тулысынча башкарылган. Шулай ук торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр арасыннан "Квартал-28" - 4, "Актүбә идарә итү компаниясе" - 23, "Наш дом" - 17 йортта җылылык системаларын юдыртуны төгәлләде. "Жилсервис" ширкәтенә караган йортларда бу эшләр график буенча июль азагында башланачак. Тулаем җылылык системалары 15 сентябрьгә әзер булырга тиеш.

23 күп фатирлы торак йортта агымдагы профилактик ремонт эшләре үтәлде, 28 йортның түбәсе ремонтланды, 3 йортта җылылык системалары алыштырылды, 8 йортта подъездаларга 68 пластик тәрәзә куелды, Исхакый урамындагы 3 һәм 5 А йортларында ян стеналар җылытылды, 5 йортта тышыкы фасад, 8 йортта подвал белән идән арасындагы җөйләр ямалды, Шәйхетдинов урамындагы 17 нче йортның подъезд ишекләре җылытылды, ә 4 йортта подвал ишекләре алыштырылды.

Район торак фондының кышка әзерлеге бүгенге вакытта 50 процент тәшкил итә.

Күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре үтәлеше -72 процент.

Резеда ШАРИПОВА, автор фотсы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ягулык сезонына әзерлек эшләре график буенча бара