Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа прокурор билгеләнде

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Азнакайга прокурор итеп Рим Сөнгатуллин билгеләнде.

Яңа билгеләнгән җитәкчене прокуратура коллективына республика прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

- Рим Сөнгатуллин – прокуратура органнарында яңа кеше түгел. Ул Арча районында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, прокуратура органнарында хезмәте Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлана, соңыннан ул ул прокурор урынбасары итеп билгеләнә. 2009-2014 елларда – Чирмешән районы прокуроры вазифасын биләде. Соңгы алты елда Теләче районы прокуроры булып хезмәт итте. Киләчәктә дә биредә салынган традицияләрне дәвам итеп, коллектив белән һәрчак алга барырга язсын, - диде Илдус Нәфыйков.

Аңа кадәр районда 10 ел дәвамында әлеге җаваплы вазифаны башкарган Илшат Нәҗмиев Баулы шәһәре прокуроры итеп билгеләнде.

Район белән хушлашып, Илшат Нәҗмиев бердәм эш алып барган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте һәм үзенең урынына килгән яңа прокурорга уңышлар теләде.

Яңа билгеләнгән прокурор үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, Азнакайда эшләүнең зур җаваплылык булуын ассызыклады.

- Азнакай шәһәр прокуратурасы коллективының республикада тоткан урыны һәрчак югары булды. Алга таба да Азнакай халкы белән аңлашып эшләрбез дип ышанам. Безнең төп бурыч – халык иминлеген һәм аларның хокуклары үтәлүне тәэмин итү, - диде җавап чыгышында яңа билгеләнгән прокурор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев