Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды

Өлкәннәр айлыгында һәркем, һәр оешма изге гамәлләр кылып калырга, барыбыз тарафыннан да тирән хөрмәтләнгән буын вәкилләренең күңелен күрергә, аларга ярдәм итәргә ашыга. Шәфкатьлелек гамәлләре белән яхшы таныш Галиевләр-Газизуллиннар гаиләләре чираттагысын өлкәннәргә ял оештырып һәм бер үк вакытта мавыгуларын да искә алып - бильярд бәйгесе итәргә уйлаган. Турнирны алар шулай ук...

Өлкәннәр айлыгында һәркем, һәр оешма изге гамәлләр кылып калырга, барыбыз тарафыннан да тирән хөрмәтләнгән буын вәкилләренең күңелен күрергә, аларга ярдәм итәргә ашыга. Шәфкатьлелек гамәлләре белән яхшы таныш Галиевләр-Газизуллиннар гаиләләре чираттагысын өлкәннәргә ял оештырып һәм бер үк вакытта мавыгуларын да искә алып - бильярд бәйгесе итәргә уйлаган.


Турнирны алар шулай ук бабалары - Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгалим Галиев истәлегенә дә багышлаган. Ул фронтка 1942 елда китә, сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Илгә Җиңү яулап тыныч тормышка кайткач гомерен колхозда эшләп үткәрә. Хатыны Гыйльменур белән 5 бала үстерәләр.


... Бильярд клубындагы бөтен 5 өстәлне дә ветеран ир-егетләребез сырып алган. Күнегүләр белән бераз әзерлек алгач, ярыш та башланып китте. Башка елларда бу чараны бик яхшы оештырып килгән Азат Галиев быел дилбегәне энесе Маратка тапшырган.


-Сезгә тормыш үзвакытында зур сынаулар куйган. Аның бар ачысын-авырлыгын үз җилкәгездә үткәргәнсез. Сезгә булган кадер-хөрмәтебез чиксез, - дип башлады ул сүзен спортчы ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрикләп.


Баш хөкемдар Руфил Төхбәтуллин бәйге таләпләре белән таныштыргач, өстәлләрдә ярыш кызды. Ул арада агайлар бер-берләре белән хәл-әхвәл белешергә, тормыш хәлләрен сөйләшеп алырга да өлгерделәр. Сөйләшүләрдән чамаланганча, алар еш күрешеп тора, соңгы яңалыклардан да хәбәрдарлар.


-Бильярд белән күптәннән мавыгасызмы? - дип сорыйм карашын өстәлдә тәгәрәшкән шарлардан алмаган Дамир ага Сәетгәрәевтән. Ул спортның бу төре белән 1963 елда, солдатта чакта ук дуслашуын әйтә. Район ветераннар советы каршындагы бильярд клубына да даими йөри икән, лаеклы ялга чыкканчы эшләгән предприятиедә үткән, ветераннар арасындагы ярышларда катнаша.


Бәйге ике көнгә сузылып, бик кызу барды. Өлкәннәр осталыкка көч сынашканда табында чәй кайнады, аш-су әзерләнде. Әнә шулай сый-нигъмәтле дә булды ул. Ярышның нәтиҗәләре шул: беренче урында - Рульфит Рәхмәтуллин, икенчедә - Арсенал Ахунов, өченче һәм дүртенче урыннарда - Рафикъ Вәлиуллин, Салават Хөснетдинов. Бүләкләр дә, һәрвакыттагыча, саллы иде. Хикмәт кәҗәсендә түгел, мәзәгендә, дигәндәй, әнә шулай бер җыелып, дәр-дәрманны кузгатып, аралашып, ярышып та алуга ни җитә!

Лиза Нур, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды