Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда велоспорт киң колач ала

Фонтан янында бер төркем балаларның велосипедта йөргәннәрен күргәч, яннарына барып сораштырмыйча түзеп кала алмадым. Ни дисәң дә, соңгы елларда аларны урамда түгел, өйдә компьютер артында күреп өйрәнгән. - Велосипедны быел яз алып бирделәр. Сәламәтлек өчен дә бик файдалы, күңелле дә. Без ишек алдындагылар бергә җыелып, паркка да барабыз. Анда яңа...

Фонтан янында бер төркем балаларның велосипедта йөргәннәрен күргәч, яннарына барып сораштырмыйча түзеп кала алмадым. Ни дисәң дә, соңгы елларда аларны урамда түгел, өйдә компьютер артында күреп өйрәнгән.

- Велосипедны быел яз алып бирделәр. Сәламәтлек өчен дә бик файдалы, күңелле дә. Без ишек алдындагылар бергә җыелып, паркка да барабыз. Анда яңа дуслар да табасың, - ди 13 яшьлек Милана.

Ә менә 7 яшьлек Милена узган ел ук ике тәгәрмәчне иярләгән.

- Әтиемнең дә, әниемнең дә, апамның да велосипедлары бар, - ди ул.

Яшүсмер Рөстәмне җилләр дә куып тота алмый, шулкадәр остарган. Ул хәтта педальгә кайчан басканын да хәтерләми.

Өч тәгәрмәчтән ике тәгәрмәчкә күчкәч, Заринаның да башы күккә тигән. Хәзер инде зурраклар белән ияреп йөри ала.

Әнә шулай велоспорт янәдән тормышыбызга әйләнеп кайта.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда велоспорт киң колач ала