Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ВАЗ-2110 шоферы юл-транспорт вакыйгасы урынында вафат була

Узган айда район территориясендә 90 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, җиде кеше каза күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 1388 очрагы теркәлгән. Эчкән килеш руль артына утырган 23 шофер тоткарланган. 168 кешегә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән....

Узган айда район территориясендә 90 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, җиде кеше каза күргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 1388 очрагы теркәлгән.

Эчкән килеш руль артына утырган 23 шофер тоткарланган. 168 кешегә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән. Машина тизлеген арттыру белән бәйле 561 хокук бозу очрагы теркәлгән

26 июль көнне 19.00 сәгатьтә Азнакайны урап үтү юлының 3 нче чакрымында ВАЗ-2109 белән идарә иткән исерек ир машина тизлеген арттыра һәм, дистанцияне саклай алмыйча, ВАЗ-2110га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, алдан барган ВАЗ-2110 каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Бер гаебе булмаган җиңел машина шоферы юл-транспорт вакыйгасы урынында вафат була. Аварияне китереп чыгарган кеше, ике дә уйлап тормый, фаҗига урыныннан кача. Полиция хезмәткәрләре озакламый аны эзләп таба һәм кулга ала. Гаеләнүче закон каршында җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ВАЗ2110 шоферы юлтранспорт вакыйгасы урынында вафат була