Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган республика турнирында абсолют батырны хаҗга юллама белән бүләкләделәр

Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә милли көрәш буенча уникенче турнир узды. Бәйгедә 16 район һәм шәһәрдән җитмештән артык көрәшче бил алышты. Кеше китә, эзе кала, диләр. Райондашыбыз Әсләм Шакировның эзе аеруча тирән, онытылмаслык булып калды. Көрәшче, гер күтәрү остасы, Россиянең спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт районнары Сабантуйларында...

Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә милли көрәш буенча уникенче турнир узды. Бәйгедә 16 район һәм шәһәрдән җитмештән артык көрәшче бил алышты.
Кеше китә, эзе кала, диләр.

Райондашыбыз Әсләм Шакировның эзе аеруча тирән, онытылмаслык булып калды. Көрәшче, гер күтәрү остасы, Россиянең спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт районнары Сабантуйларында сигез тапкыр абсолют батыр калган якташыбыз кыска гына гомере эчендә әнә шулай югары уңышлар яулаган, үзенең изге, игелекле гамәлләре белән дә район тарихына кереп калган легендар шәхес. Аның бөтен җанын, көчен биреп җирлегебездә көрәшне үстерү, җәелдерү буенча алып барган эшчәнлеген чордашлары, келәмдәш дуслары әле дә булса онытмый.

Бу өлкәдә ул үзен чын мәгънәсендә профессионал, татар халкының буыннан-буынга килгән милли йолалары дәвамчысы итеп танытты.


Менә быел да Әсләм шакиров истәлегенә үткәрелгән турнирга кемнәр генә, кайлардан гына җыелмаган: аны яхшы белгән чордашлары, дуслары, әле көрәш "җене" кагыла гына башлаган яшь-җилкенчәк, Әлмәттән, Актаныштан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Мөслимнән...


Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов келәм алыпларын, зал тулы җанатарларны, кунакларны спорт бәйрәме белән котлады, уңышлар теләде, әтиләре гамәлләрен дәвам иткән Руслан һәм Рөстәм Шакировларның спортның бу төрен үстерүгә керткән өлешләрен бәян итте.


- Татар-башкорт көрәше республикада елдан-ел киңрәк җәелә бара. - диде башкала кунагы - федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин. - Соңгы вакытта гына да халыкара ярышларда Татарстан егетләре 11 алтын медаль яулап кайтты.


Ул азнакайлылар ирешкәннәргә дә тукталды. Районның көрәш ветераннарына Мактау грамоталары тапшырды.


Рөстәм Шакиров сүзен дога белән башлап, ярышларның гадел үтүен, хак нәтиҗә ясалуын теләде һәм аларның иман белән сугарылган булырга тиешлеген дәлилләп, төп призның хаҗга юллама булуын белдерде.


Районның спорт һәм туризм буенча учреждениесе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов ярыш шартлары белән таныштыргач, бәйге башланды. Әйтергә кирәк, ул бик мавыктыргыч, киеренке барды. Спорттан бик ерак кеше дә келәмнән күзен ала алмас иде. Төрле төбәкләрдән җыелган җанатарлар берсеннән-берсе гайрәтле алыпларга көч-дәрт өстәп торды.


Төп приз - хаҗга юлламага абсолют батыр Әлмәт көрәшчесе Рамил Синикәев лаек булды. Шулай ук һәр үлчәү категориясендә җиңү әлмәтлеләргә елмайды. Азнакайдан Рөстәм Заһидуллин (60 кг), Тимур Миңнеханов (85 кг), Таһир Сәгытдинов (100), Илгиз Әзһәмов (100дән югары), ветераннар арасында Исламбай Сабиров үз үлчәмнәрендә өченче урынга чыктылар.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган республика турнирында абсолют батырны хаҗга юллама белән бүләкләделәр