Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Азнакайда узган кече авыл бәйрәмендә чаңгы шудылар

Заречье авылында дүртенче тапкыр кече авыл бәйрәме үтте

Заречье авылында кече авыл бәйрәмендә булырга туры килде. Аны Галина һәм Зирәк Шакирҗановлар үзләренең капка алдында оештырган­нар. Шунда ук авылдашлар, кайткан кунаклар ярдәме белән мул өстәл дә әзерләнгән иде, телеңне йотарлык итеп коймак та пешерделәр.

Яшь җырчы Алсу Мөкъсинованың җырлары барыбызның да күңеленә хуш килде. Шулай ук Рөстәмнең чыгышын, Чернова Валериянең биюләрен дә бик яратып, алкышларга күмде авыл халкы.

Бәйрәм булгач, уеннарсыз булмый, әлбәттә. Иң кы­зыгы, кышкы киемнәр киеп, чаңгы “шуу” булгандыр, мөгаен. Ә менә аркан тарту ярышында хатын-кызла­рыбыз ир-егетләрне җиңеп, бар кешене таң калдыр­ды!

Авыл бәйрәме инде дүртенче елын уздырыла икән, киләсе елга авылдашларны Зөлфия Әлһәмова үзенә чакырып калды.

Үзем Вахитов совхозында эшләп, шунда яшәп киткән кеше буларак, миңа аеруча күңелле булды. Барысы да сагындырган икән: бергә эшләгән хезмәттәшләр, танышлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, хатирәләрне яңарттык бу көнне. Әлеге бәйрәмне ое­штырып, күптән күрешмәгән якташларны шулай бергә җыйган авылдашларга зур рәхмәт. Әле алдагы еллар­да да исән-сау булып, шулай бергә очрашырга язсын!

Мәрзия Бүләкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев