Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган “Автоледи-2014” бәйгесендә Гүзәл Батыршина җиңде

Әле кайчан гына руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында көлке объекты санала иде, ләкин бүген гүзәл затлар - юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Бу күптәннән үзләрен "юл короле" дип санаган ирләргә хатын-кызларга да юл бирергә вакыт җитте дигән сүз. Ләкин аларның барсы да бүгенге вәзгыять белән ризалашырга ашыкмый. Әнә тормыш иптәшем...

Әле кайчан гына руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында көлке объекты санала иде, ләкин бүген гүзәл затлар - юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Бу күптәннән үзләрен "юл короле" дип санаган ирләргә хатын-кызларга да юл бирергә вакыт җитте дигән сүз.

Ләкин аларның барсы да бүгенге вәзгыять белән ризалашырга ашыкмый. Әнә тормыш иптәшем дә машина белән идарә иткән вакытта берәрсе светофорда вакытында кузгалмаса, я үргә таба әкрен генә "үрмәләп" менсә яки машина сәгатенә 40-50 километр барса, машина йөртүчене пыр тузып ачулана башлый һәм, миңа карап: "Алдан барган машинаны хатын-кыз йөртәдер инде", - дип куя.

Ә күп очракта моның киресе була һәм мин ирен астыннан гына елмаеп, "Сезгәме соң безгә - хатын-кызларга җитәргә!" - дип өстим. Гомумән, ирләрнең хатын-кыз машина йөртә белми дип гаепләүләре ачуымны кубара, гәрчә үземнең бер генә тапкыр да машина йөртеп караганым булмаса да.


Әнә, узган шимбәдә ДОСААФ базасында узган "Автоледи-2014" бәйгесенә дә районның иң оста машина йөртүчеләре җыелган иде. Бу көнне 21 туташ-ханым "тимер ат"ларын йөгәнләгәндә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясады.

Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә - вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры килде. Булдыра алырмынмы, каушамаммы икән, дип борчылсалар да, тиешле этапны һәммәсе ялт итеп узды. Менә шунда хатын-кызларның осталык буенча бүгенге көндә хәтта ир-атлар белән дә ярыша ала икәненә тагын бер кат инандым. Кызганычка каршы, бу вакытта кырымда ирем юк иде, "Әнә хатын-кызлар машина белән ничек идарә итә", - дип төрттерергә менә дигән форсат та туган иде югыйсә! Быел гүзәл затлар машина бизәүдә дә үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәтте.


Машинаны иң шәп йөртүче автоледиларны район Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков котлап, аларга киләчәктә дә уңышлар, имин юллар теләде һәм әлеге бәйгене елдагыча югары дәрәҗәдә оештырган ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллинга, коллективына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, "Автоледи-2014" исеменә Гүзәл Батыршина лаек булды. Виктория Шакирова белән Гүзәл Мөхәмәтова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Таңсылу САНИЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган “Автоледи2014” бәйгесендә Гүзәл Батыршина җиңде