Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган автокросста СССР чемпионы да катнашты (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Бүген Азнакайда автокросс узды.

Ярышлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Анда Азнакайдан һәм күрше-тирә шәһәрләрдән 27 узышчы көч сынашты. Араларында 1984 елда әлеге спорт төре буенча СССР чемпионы булган 70 яшьлек Николай Иванов та бар иде.

Кросс автомобильләре фестивале районыбызда беренче тапкыр үткәрелә һәм район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин аның традициягә әверелеп, халыкара дәрәҗәгә күтәрелүенә ышанычын белдерде.

Әлеге ярышлар “Парус” балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылган.

Узышчыларга катлаулы трасса аша зур сынаулар узарга туры килде, әмма һәрберсе ярышлардан кәнәгать калды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев