Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Узган атнада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы старт алды, алар сигез төрле спорт төре буенча көч сынаша. Финал уеннары 2 апрельгә...
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.
Узган атнада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы старт алды, алар сигез төрле спорт төре буенча көч сынаша. Финал уеннары 2 апрельгә билгеләнгән.
Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлекләренә дә тукталды һәм әлеге тармакны артка сөйрәүче хуҗалыкларны контрольгә алырга кирәклеген ассызыклады.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында бер хәбәр алынган, ул "Нефтьче" бакчачылык ширкәтеннән тимер мич, газ плитәсе урлау белән бәйле. Караклар хуҗа кешегә 13 мең сумнан артык матди зыян салган. Оператив-тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада район юлларында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше каза күргән. Өч кешенең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланган.
Ял көннәрендә хокук сакчылары авылларда фермаларны тикшереп чыккан. Аларның кайсында сак, кайсында яктылык яки койма булмавы ачыкланган. Язгы-җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяна". Шушы көннәрдә генә күрше Бакалы районында терлек урлауның дүрт очрагы теркәлгән. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен саклык чаралары күрергә чакырды.
Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы да үзенең катгый таләпләрен куйды:
- Бүген караклар бер сыер урлап чыгып китә икән, хуҗалыкка кимендә 100 меңлек зыян килә дигән сүз. Һәр җирдә сак югары дәрәҗә оештырылган булырга тиеш!
Киңәшмәдә катнашучыларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Гафиева үзәкнең 2015 ел нәтиҗәләре һәм район хезмәт базарындагы хәл торышы белән таныштырды. Үз чыгышында ул билгеләнгән еллык күрсәткечләрнең үтәлүен ассызыклап үтте. Эшсез калган гражданнарны профессиональ укыту, иҗтимагый эшкә тарту, балигъ булмаган гражданнарны эш белэн тәэмин итү кебек күрсәткечләрнең планнан тыш үтәлүенә басым ясады.
Марсель Шәйдуллин мәшгульлек үзәге эшчәнлегенә, аның районның социаль-экономик үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде һәм үзенең чыгышында җирлектә һәр эш урынының мөһим булуын билгеләп үтте.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә язгы кыр эшләренә әзерлек, язгы су басуны булдырмау өчен алып барылган чаралар, шәһәр урамнарында чисталык, юлларны төзекләндерү хакында да сүз барды һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр, тәкъдимнәр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев