Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды

"Кәримов" КФХ иген басуында урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Басу өсте Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Әмма бәйрәмнән аермалы буларак, һәммәсенең дә йөзләре җитди һәм кырыс иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Киңәшмәгә район хакимияте, авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрдәге оешма-предприятие начальниклары, район һәм шәһәр...

"Кәримов" КФХ иген басуында урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Басу өсте Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Әмма бәйрәмнән аермалы буларак, һәммәсенең дә йөзләре җитди һәм кырыс иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Киңәшмәгә район хакимияте, авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрдәге оешма-предприятие начальниклары, район һәм шәһәр Советы депутатлары, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, ветераннар һәммәсе килгән иде. Менә шулай басуларда җир сулышын тоеп, "без өлгердек" дип тулышкан башаклар чайкалган иген басуында үзеңне тагын да җаваплырак һәм урып-җыюда бурычлы дип сизәсеңдер ул.

Иген басуларына изге дога авазлары таралды. Әмирҗан хәзрәт игенчеләргә изге теләкләрен җиткереп, хәер-фатихасын юллады. Милли киемнәрдә урак, тырмаларын тоткан Урсай авыл Мәдәният йорты каршында оешкан "Ахирәтләр" ансамбленең театраль күренеше ата-бабаларыбыздан калган йола-гадәтләребезгә кайтарды.

Әйе, ата-баба, әбиләребез урак урып, көлтәләр бәйләп әнә шулай басуларда куна-төнә кара тиргә батып иген уңышы өчен көрәшкәннәр. Ә хәзер басуларны аларның төшенә дә кермәгән техникалар иярли, бар уңайлыклар тудырылган, нинди генә бүләкләү чаралары каралмаган. Тырышып, сөенеп эшлисе дә эшлисе генә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында уракның никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, уракны авыл һәм шәһәрлеләрнең уртак көче белән югалтуларсыз, сыйфатлы итеп, башкарып чыгарга чакырды.

"Урак чоры бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел, һәммәбез аңа үз өлешебезне кертик, - диде ул. Аның фикерләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, "Азнакайнефть" идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов кушылды.

"Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык" дигәннәр бабаларыбыз. Киңәшмәдә шулай ук амбарларда эшне оештыру, игеннәрне урнаштыру, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды.

Уракның иң кызган чоры. Аны август азагына, ә көзге культураларны август башына ук тәмамлау бурычы куелды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда урыпҗыю эшләренә багышланган семинаркиңәшмә узды