Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда урлашу очраклары кимемәгән

Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Узган атнада шәһәрнең Шәйхетдинов урамындагы бер йорт подъездыннан һәм Балалар сәнгать мәктәбе дивары яныннан ике велосипед урлануы шуның ачык мисалы. Автомобильләрне махсус стоянкаларга куймау да караклар файдасына гына эшли - Азнакайның...

Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Узган атнада шәһәрнең Шәйхетдинов урамындагы бер йорт подъездыннан һәм Балалар сәнгать мәктәбе дивары яныннан ике велосипед урлануы шуның ачык мисалы.

Автомобильләрне махсус стоянкаларга куймау да караклар файдасына гына эшли - Азнакайның Гурьянов һәм Лобачевский урамнарына караган йорт ишек алларында калдырылган машиналардан алар ике аккумулятор "чәлдерәләр".


Фатирлардан, шәхси йортлардан әйбер урлау фактлары да кабатланып тора. Торакка үтеп кереп акча урлау очрагы узган атнада шәһәрнең Лобачевский урамындагы бер йортта булды. Җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре уздырган оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә караклыкта шикле Азнакай кешесе ачыкланды һәм тоткарланды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.


Атна дәвамында 22 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 3 кешенең гомере өзелде һәм 7 кешенең сәламәтлегенә зыян килде.


ЮХИДИ хезмәткәрләре 247 административ хокук бозу очрагын теркәде. Алар арасыннан 9 аек булмаган автомобиль йөртүче тоткарланды, куркынычсызлык каешын эләктермәгән - 62, тукталыш, туктап тору кагыйдәләрен бозган - 6, тәрәзә пыялаларын кара элпә белән каплаган - 12, тизлек режимын сакламаган 13 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде, автомобиль йөртү таныклыгы булмаган 1 кеше ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда урлашу очраклары кимемәгән